
Аның тәүбә итүгә багышланган дәрес видеосын сайтыбызга да урнаштырдык. Әлеге видеода Г.Дәүләтчин тәүбә шартлары, тәүбәгә килү вакыты турында бәян итеп, 99 кешенең үлеменә сәбәпче булган берәүнең тәүбә юлында вафат булып, рәхмәт һәм газап фәрештәләренең аның өчен көрәше турында хикәят белән ныгытып куя. Бу кеше тәмугка эләккәнме, әллә җәннәткәме – анысын инде видеоны карап белә аласыз.
Әлеге видеоның төп мәгънәсе шунда: чын йөрәктән тәүбә иткән кешене Аллаһы Тәгалә бөтен гөнаһлары өчен гафу итә. “Әгәр кеше көннәрдән беркөнне: “Мин бит дөрес эшләмим бит”, - дип, үзенең хаталарын аңлап, төзәлергә уйлый икән, Аллаһы Тәгалә аны һәрвакыт гафу итәргә әзер”, - диде Г.Дәүләтчин.
“Кеше һәрвакыт гөнаһлар кыла. Әмма ул үзендә тәүбәгә килерлек көч табарга тиеш. Без укыган бу хәдисләр гади хәдисләр генә булып калмасын. Без хәдисләрне Расүллүллаһ үзе сөйләгән кебек итеп тыңларга тиеш. Безгә шуларга таянып, гамәл кылырга кирәк. Яшь вакытта тәүбәгә килү җиңел. Үлем бугазыңнан килеп тоткач, аның тәүбәсе кабул булмый. Әйдәгез, әле вакыт барда тәүбәгә килик!” – дип, дәресне тәмамлады Г.Дәүләтчин.
Римма Гатина.