
Россиядәге күренекле хәйрияче, социаль эшчәнлекне оештыручы, мөселмен дин эшлеклесенең әлеге китабы социаль хезмәт турындагы белемнәрне популярлаштыруга юнәлтелгән.
Әлеге китап бер үк вакытта уку әсбабы да, хәйрия эшенең төрле юнәшлешләрен ачкан практик кулланма да булып тора. Хәйриячелек, игелек һәм тормыштагы ихласлылык турындагы эссе һәм язмаларны социаль хезмәт буенча дәресләрдә кулланырга мөмкин. Практик кулланма буларак, социаль хезмәт теоретик һәм үгет-нәсыйхәт ягыннан ачыла.
““Хәйрия эше: бәхеткә ачкыч” дип аталган уку әсбабы педагогларга, Исламны өйрәнүчеләргә, журналистларга, социаль хезмәткәрләр һәм киң катлам укучыларга адреслана”, - дип хәбәр итә автор.