
Финляндиядәге "Юлейсрадио" дәүләт телерадиокомпаниясенең Мәскәүдәге корпункты хезмәткәрләре Казанга Татарстан Республикасы турында репортажлар төшерергә килгән. Журналист Эркка Микконен сюжетларда милләтара һәм динара толерантлык мәсьәләләрен яктыртырга тели. Аның сүзләренчә, "Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды алып барган эшчәнлек бу өлкәдәге вәзгыятьне ачык чагылдыра. Фондның эше игътибарга лаек.
"Ярдәм" күрмәүче мөселманнарны укыту-тернәкләндерү үзәге, нинди дин тотуына һәм нинди милләттән булуына карамастан, ярдәмгә мохтаҗ һәркемгә ярдәм кулын суза”, - диде Эркка Микконен.
Ринат Әсхәдуллин, Римма Гатина.