Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк кешенең игътибарын дингә җәлеп итү - Дәүфит Хәмәдишин

“Кызганычка каршы, иректән мәхрүм итү урыннарыннан иреккә чыгучыларның Сириягә китү очраклары бар. Мондый очраклар булмасын өчен, уртак көч белән моңа каршы торырга тиешбез”, - дип белдерде бүген Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин “Ярдәм” милли ислам хәйрия фондында узган Иҗтимагый советның күчмә утырышында.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 30. Фото:Данис Касыймов

Иреккә чыккач, кеше югалып калмаслык, җинаять кылмаслык булсын

“Без төрмәләрдә эш алып барабыз. Илдар хәзрәт (Илдар хәзрәт Баязитов - Татарстан мөфтие урынбасары - ред.)актив эшли. Без бу кешеләр дөрес юлдан барысын өчен, эш алып барабыз. Безнең бурыч – мөмкин кадәр күбрәк кешенең игътибарын дингә җәлеп итү. Алар нәрсәгә булса да ышансын, җинаять кылмасын өчен кирәк бу. Ислам динеме ул, христианнакымы... без уртак эшебезгә өметләнәбез. Ул үзенең билгеле бер нәтиҗәләрен күрсәтсен өчен. Әлбәттә, кешеләр шундук үзгәрә дип әйтеп булмый.

Без монда анализ ясадык. Дингә килеп, кабат иректән мәхрүм итү урыннарына кире кайту очраклары бик аз. Шуңа күрә мәчетләргә йөрүчеләрнең саны арттырырга кирәк. Төрмәләрдәге мәчетләргә кешеләр беркетелгән. Алар актив рәвештә эшли. Анда эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү мәсьәләсе Президент дәрәҗәсендә күтәрелде. Бу мәсьәлә хәл ителәчәк.

Тәрбия эшен шундый итеп алып барырга кирәк, бу кешеләр иректән мәхрүм итү урыннарыннан тормышка әзерлекле булып чыксын. Иреккә чыккач, кеше югалып калмаслык, җинаять кылмаслык булсын. Без бу хакта уйланабыз, борчылабыз. Әлбәттә, бу мәсьәлә дәүләт дәрәҗәсендә хәл ителергә тиеш", - диде Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Дәүфит Хәмәдишин.

Әгәр дә кешегә дөрес юлны табарга булышмыйсың икән икән, ул башка чыганакларны эзли башлый

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Дәүлиев, күтәрелгән теманы дәвам итеп: "Илдар хәзрәт Баязитов иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшне елдан артык алып бара. Рухи яктан баету бу. Бездә, ниһаять, һәр учреждениедә штатта имам тора дип әйтергә мөмкин. Бу - бик мөһим эш. Иректән мәхрүм итү урыннарында дингә килүчеләрнең саны арта. Бу да ресоциализациягә (иреккә чыккан кешеләрне тыныч тормышка әзерләү) хезмәт итә", - диде.

Данис Касыймов

Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы идарә рәисе Илдар хәзрәт Баязитовның бу юнәлештәге хезмәте югары бәяләп үтелде. Ул Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәт җитәкчесе Геннадий Корниенко боерыгы белән, “Россия җинаять-башкару системасы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен” Көмеш медаль белән бүләкләнде.

Илдар хәзрәт Баязитов үз чыгышында: "Моннан бер елдан артыграк элек миңа таныш булмаган эшкә тотындым. Эшне башлап җибәргәндә, Азат Галимҗан улы да (“Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Азат Гайнетдинов - ред.), Рафаэль Гани улы да (Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Дәүлиев - ред.) булышты. Без колонияләрдә, төзәтү учреждениеләрендә мәчетләр, намаз уку бүлмәләре барлыгын күрдек. Әмма анда аларга дөрес юлны табарга булышырлык кешеләр юклыгын аңладык. Әгәр дә кешегә шундый мөмкинлек тудырмыйсың икән, ул башка чыганакларны эзли башлый. Шуннан соң без кешенең дөрес булмаган формада динне кабул итү очракларын күрәбез. Һәм деструктив юлга кереп китә.

Шуңа күрә без үз алдыбызга һәр колонияне имам белән тәэмин итү бурычын куйдык. Бу гади эш булып чыкмады. Чөнки барлык параметрларга туры килә торган квалификацияле, белемле имамнарны сайлап алырга кирәк иде", - диде.

Данис Касыймов

Бүгенге көндә Татарстан колонияләрендә ислам динен тотучы 600 дән артык кеше бар. Алар намаз укый, колония карамагындагы мәчеткә, намаз уку бүлмәләренә йөри. Әгәр колонияләр буенча карасак, хәлләр болайрак тора. Иң зур мәхәллә Зөядәге 5 нче төзәтү колониясендә – анда 220 кеше. Икенчедә – 60 кеше, сигезенчедә – 60 кеше, 18 нчедә – 45 кеше, 19 нчыда – 25-30 кеше, ВКТда һәм Ливадиядә егермешәр кеше. Тикшерү изоляторларында – йөзгә якын кеше.

Корбан итеннән, дин тотучы мөселманнар гына түгел, төзәтү учреждениеләрендәге барлык кешеләр дә авыз итсен, дибез

"Алар белән эшне җайга салырга кирәк иде. Без төзәтү колонияләрендә эшләү өчен имамнарны сайлап алдык, - дип дәвам ите сүзен хәзрәт. - Алар КФУда ресурслар үзәгендә белем алды, өйрәнде. Монда да берничә тапкыр укулар оештырдык. Бүгенге көндә һәр төзәтү учреждениесендә имам билгеләнгән. Алар атнага ике тапкыр колониягә бара. Мин үзем дә дин тотучылар белән аралашыр өчен, төрле колонияләргә барып кайтам. Кичә 5 нче колониядә булдым, мәчеттә дә, кырыс шартларда тотылучылар белән дә аралаштым. Безне анда йолаларны үтәү өчен нинди шартлар тудырылуы кызыксындыра. Гомумән алганда, дин тотучыларның кәефе яхшы. Алар тәһарәт ала алсын өчен барлык шартлар да тудырылган.

Рамазан аенда без аларга гуманитар ярдәм күрсәтәбез. Бу ураза тотучыларга ифтарлар уздыру өчен кирәк. Анда барлык йолалар, төнге намазларга кадәр үткәрелә. Корбанда без – ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм “Ярдәм” фонды һәм “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы - бөтен теләгән кешеләр авыз итсен өчен, корбан ите алып киләбез. Аннан дин тотучы мөселманнар гына түгел, төзәтү учреждениеләрендәге барлык кешеләр дә авыз итсен, дибез. Моның нәтиҗәсе дә күренә: мөселманнар бердәмрәк була бара. Берничә ел элек юкка чыккан ышаныч барлыкка килде. Алар үз проблемалары турында бик теләп сөйли. Уй-борчулары, хис-кичерешләре белән уртаклаша. Колониядә булганда, бик җылы каршы алалар. Бу – бик яхшы күрсәткеч. Анда контингент шундый: алар тик торганда үзләрен шулай тотмый.

Данис Касыймов

Бу эшнең мөһимлеге турында Рафаэль Гани улы да әйтеп килә. Без моны үзебез дә яхшы аңлыйбыз. Чыннан да, бу бик мөһим эш. Төзәтү учреждениеләрендә рухи тәрбия мәсьәләсе дин әһелләре контролендә булырга тиеш. Бүгенге көндә бу тормышка ашырыла да".

Бу өлкәдә хәл итәсе мәсьәләләр дә юк түгел. "Безнең имамнарыбыз колонияләрдәге мәчетләргә барып йөри. Хәзергә әле хезмәт хакы мәсьәләсе хәл ителмәгән. Күп имамнарга хезмәт хакын “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды үз акчаларыннан түли. Без аларның бушка йөри алмавын яхшы аңлыйбыз. Күпләр яшәгән җиреннән уннарча километр ераклыкта булган колонияләргә барып йөри. Мәсәлән, Әлмәттәге колониягә -Лениногорскидагы имам, Менделеевскидагысына Алабугадагы имам барып йөри. Зөядәге 5 нче колониягә Казандагы имамны җибәрәбез. Якын җир түгел. Имамнарга хезмәт хакы түләү мәсьәләсе – безнең өчен авырткан урын", - дип аңлатып үтте Илдар хәзрәт.

Наркотикларга бәйле булганнар белән колониядә эшләмәсәң, күбесе, иреккә чыккач, бу начар шөгыленә кире кайта

Ул үз чыгышында инвалидлар, наркотикларга бәйлелектән интегүчеләр белән эш юнәлешен дә күрсәтеп үтте. "“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды инвалидлар, наркотикларга бәйлелеге булганнар белән эшли. Иректән мәхрүм итү урыннарындагы инвалидларга да зур игътибар бирәбез. Без алар өчен бөтен шартларны да (пандуслар һ.б.) тудырып булмавын яхшы аңлыйбыз. Күп вакытта күп нәрсә алар бергә утыручы камерадашларыннан да тора. Кече йомышын үтәү дә - инвалид өчен бик зур эш. Бу мәсьәләдә, колонияләргә барып, иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләүчеләр белән берләшәсе иде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу темасын күтәреп чыгу кирәк. Әгәр җинаять кылган һәм судка эләккән икән, инвалидлар өчен бернинди дә җиңеллек, махсус шартлар юк икәнлеген – аларга да, башкаларга кебек үк, җәза бирелүен без яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә без аларның яннарында булучыларга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрбез.

Наркотикларга бәйле булганнарга килгәндә, әгәр дә алар белән колониядә эшләмәсәң, күбесе, иреккә чыккач, бу начар шөгыленә кире кайта. Безнең (фондның) наркотикларга бәйлелектән интегүчеләр белән эшләүче тернәкләндерү үзәге бар. Аларның 70 проценты – элек утырып чыккан кешеләр. Алар бу афәттән дәваланалар, тернәкләнләндерү курсы узалар. Рухи тәрбия бирү – мөһим.

Бүгенге көндә Татарстанда бу өлкәгә караган вазгыять, башка төбәкләргә караганда, иң яхшысы дип әйтергә була. Башка төбәкләрдә инвалидларга да, наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә дә, дин тотучыларга да мөнәсәбәт күпкә начаррак", - диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Рафаэль Дәүлиев, сүзне дәвам итеп, ике атна элек Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигулин белән берлектә Чувашиядәге хатын-кызлар колониясендә булуларын хәбәр итте.

Данис Касыймов

Ул үз чыгышында җәмгыятьтә билгеле бер киеренкелек булуын – утырып чыккан кайбер кешеләрнең “кайнар нокта”ларга барып эләгүенә бәйле кайбер очраклар турында Дәүфит Закир улының да әйтеп китүен билгеләп үтте. “Әлбәттә, бу безне шатландырмый. Гомумән алганда, бу җәмгыятьне хафага салырга – иректән мәхрүм итү урыннарында моңа каршы эшнең ничек баруын карарга тиеш. Мәчетләр төзелгән, чиркәүләр бар. Нормаль эш барсын кирәк бу. Болар барысы да – контрольдә. Көнбатышта барган хәлләрне мисалга китерергә була. Бөекбритания дә, башка илләр дә бездән еракта урнашса да, соңгы терактларның барысы да иректән мәхрүм итү урыннарында тотылучылар белән бәйле. Бу – бик куркыта", - диде Р.Дәүлиев.

Кешеләрнең җаннарын коткару – җинаять кылган кешеләр өчен генә түгел, ә миссионерларның үзләре өчен дә мөһим

Рафаэль Дәүлиев рус православие чиркәвенең 2001 елдан бирле иректән мәхрүм ителгәннәр белән эшләвен билгеләп үтеп, аларның бу юнәлештә берничә документ кабул итүен хәбәр итте. Болар – бик җитди документлар - карарлар, килешүләр, методик ярдәмлекләр, диде Р.Дәүлиев. Шуннан соң Казан Епархиясе вәкиле, Протоиерей Николай Тимофеев төрмәләрдәге хезмәтләре белән таныштырып китте.

Данис Касыймов

“Кешеләрнең җаннарын коткару – җинаять кылган кешеләр өчен генә түгел, ә миссионерларның үзләре өчен дә мөһим. Аллаһ өчен һәр кешенең җаны кадерле. Кешеләр төрмәдә үз тормышын анализлый: тәүбәгә килеп, җанын чистартырга тырыша”, - диде ул.

Утырышта шулай ук Татарстанның Баш раввины Исаак Горелик, чыгыш ясап, бу өлкәдә тәҗрибә генә туплауларын билгеләп үтте. Р.Дәүлиев алга таба бу эшнең җимешләрен күрергә өметләнүләрен әйтте.

Республиканың терроризмга каршы комиссия җитәкчесе Илдар Галиев утырышта Дәүфит Закир улы Хәмәдишин күтәреп чыккан мәсьәләләрнең бөтен Европа өчен актуаль булуын ассызыклап үтте. Төрле хезмәтләрнең берләшеп эш алып бару тәҗрибәсе әле Россиядә дә киң таралмавын, республиканың беренче булып юл салучы икәнлеген әйтте.

Утырышта шулай ук “Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге” коммерцияле булмаган автоном оешмасы алып барган эшчәнлек турында мәгълүмат бирелде. Аның иреккә чыккан кешеләрнең тормышка җайлашып китүендә зур этәргеч булуы билгеләп үтелде.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе