"Ярдәм" фондының 2016 елдагы мөһим вакыйгалар тупланмасы

2016 ел ахырына якынлаша. «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды эшли башлаганнан бирле бик күп кызыклы һәм күркәм вакыйгалар булгандыр. Ел саен без ул вакыйгалар турында сезгә җиткерәбез, Фондтагы эшләр турында һәм бергәләп нинди үрләр яулавыбызны сезнең белеп торуыгызны телибез. 2016 ел да вакыйгаларга бик бай булды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 30

“Ярдәм” мәчетендә Фонд тарафыннан зур тырышлык куеп алып барылган эш эзсез узмады һәм без бик күп бүләкләргә лаек булдык. Һичшиксез, Россиянең барлык төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән килгән күрмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары һәм арбалы инвалидлар өчен курслар Фондның ике өстенлекле юнәлеше булып тора. Шулай ук Фондның күзгә күренмәгән эшчәнлеге дә бар. Шулай итеп, үзебез өчен мөһим булган вакыйгалар белән таныштырабыз.

Арбалылар һәм ишетмәүчеләр өчен тернәкләндерү курслары башлану

Арбалылар һәм ишетмәүчеләр өчен курслар. Фотосурәт: "Инфо-Ислам" МА

Быел «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды, күрмәүче кешеләр өчен курслар оештырудан тыш, халыкның якланмаган башка катламнары өчен курслар уздырырга алынды. Арбада йөрүчеләр өчен “Бер-беребезгә терәк булыйк” дип аталган курслар, ишетмәүчеләр өчен дә курслар эшләде. Монда шуны әйтеп китү мөһим: мәчеттә җомга көнне ишарәләр теле белән вәгазьләр бара. Бу Россиядә шундый бердәнбер мәчеттер, мөгаен. Бу кешеләр өчен курслар уздыру Фондның социаль һәм хәйрия эшчәнлеген киңәйтте. Ә иң мөһиме шунда – бу курсларның җәмәгатьчелеккә бик кирәк икәнлеге ачыкланды.

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә колонияләрдә эш алып бару һәм “Ярдәм” МИХФ җитәкчелегенең ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясенең Күзәтчелек советына керүе

Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсендә йомгаклау киңәшмәсендә. Фотосурәт: "Инфо-Ислам" МА

“Ярдәм” МИХФ Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән берлектә эшли башлады. Иректән мәхрүм ителгәннәргә рухи тәрбия бирү һәм алар, иреккә чыккач, тыныч тормышта югалып калмасын өчен, җәмгыятькә яраклашырга булышу Фондның төп бурычы булып тора. Татарстандагы төзәтү колонияләренә атна саен йөрүче 3 имам бар. Әлеге эшчәнлек Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде. Илдар хәзрәт Баязитовны Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе белән башлыгы, эчке хезмәт генерал-лейтенанты Дәүфит Хәмәдишин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең әлеге ведомство белән уңышлы эшчәнлеге: тәрбия һәм иреккә чыкканнарны тыныч тормышка кайтару юлындагы эшкә зур өлеш керткәне өчен бүләкләде. Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе карамагындагы Иҗтимагый Советның Рәхмәт хаты Фондның вице-президенты Мәликә ханым Гыйльметдиновага да тапшырылды.

“Ярдәм” фондының иректән мәхрүм ителгәннәр белән алып барган эше ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе киңәшмәсендә дә билгеләп үтелде. 2016 елның 16 ноябрендә “Ярдәм” МИХФ җитәкчелеге ТР Иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе составына сайланды. Татарстандагы комиссиягә 12 кеше керде. Бу кешеләр иректән мәхрүм ителгәннәр белән бәйле проблемаларны төптән белә. Теориядә түгел, ә гамәлдә аларның хокукларын яклауда ярдәм итәргә әзер. Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды идарә советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев бар.

«Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды үз видеожурналын чыгара башлады

. Фотосурәт: "Инфо-Ислам" МА

Шуның белән бергә без сезгә тагын да якынайдык. «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды үз видеожурналын республиканың ике дәүләт телендә чыгара башлады. Андагы мәгълүмат ишарәләр теле аша да аңлатыла. Һәр чыгарылыш фондның бер ай эчендәге эшчәнлеген, зур вакыйгаларны, тарихларны яктырта, файдалы киңәшләр бирә. Тормыштан алынган тарихлар һәм күңелләрне кузгата торган язмышларны чагылдырган әлеге видеожурналны кызыклы итә. Инде 7 чыгарылыш дөнья күрде. Алар белән “Инфо-Ислам” порталында танышып була.

Казандагы “Ярдәм” мәчете карамагындагы “Рамазан чатыры” көн саен меңнән артык кешегә авыз ачтырды
"Ярдәм"дәге Рамазан чатыры. Фотосурәт: "Инфо-Ислам" МА

Бу “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды өчен зур вакыйга булды. Ураза тотучылар өчен өстәлләр корылды – ифтарлар оештырылды. Ифтарларда танылган кешеләр дә, республика хакимияте вәкилләре дә бар иде.

“Ярдәм” мәчете Казан шәһәрендәге иң яхшы объект ачыклау буенча бәйгедә җиңү яулады

"Ярдәм" мәчете. Фотосурәт: "Ярдәм.ру"

Әлеге бәйгедә 60 объект катнашты. “Ярдәм” мәчете “Иң яхшы архитектура объекты” номинациясендә куелды. Әлеге мәчеттә “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды штаб-фатиры урнашкан. Бу җиңү мәчетнең өчъеллыгына үзенә күрә бер бүләк булды. Казан экскурсоводлары “Ярдәм” мәчете шәһәр буенча туристик маршрутның бер өлеше булырга тиеш дип саный.

Фонд эшчәнлеге белән Россия мөфтиләре Советы рәисе танышты
"Равил Гайнетдин Ярдәм"дә. Фотосурәт: "Инфо-Ислам" МА

2016 елның февралендә “Ярдәм” мәчетенә шәех, Россия мөфтиләре Советы рәисе Равил Гайнетдин килде. Бу зур вакыйга булды: чөнки ул Күрмәүче мөселманнар өчен төзелгән тернәкләндерү үзәге эшчәнлеге белән якыннан беренче тапкыр танышты. Билгеле булганча, әлеге үзәк бөтен Россиядән күрмәүчеләрне кабул итә, күп кенә мөфтиятләр заявкалар җибәрә. Равил Гайнетдиннең “Ярдәм”гә килүе аның “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Советы рәисе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовны “Рухи бердәмлек” медале белән бүләкләве белән дә тарихка кереп калды. Әлеге бүләк Татарстан Республикасы өммәтенә күпьелык фидакарь хезмәт, яшь буынга рухи тәрбия биргән һәм күрмәүче мөселманнар арасында исламны тарату эшенә зур өлеш керткән өчен бирелә. Шәех шулай ук “Ярдәм” үзәгенең берничә хезмәткәренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Фондның эше төрле бүләкләр белән билгеләп үтелде

. "Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага XII Бөтенроссия эшлекле хатын-кызларының “Уңыш-2016” дип аталган бәйгесендә җиңү яулады. Фотосурәт: "Ярдәм.ру"

Фонд Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов “Ел хәйриячесе – 2016” республика бәйгесендә җиңү яулады. Бүләкләү тантанасын ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай итеп, Фонд эше югары бәяләнде.

Традицион “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесендә Илдар хәзрәт Баязитов җиңеп чыкты. Әлеге исем, хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнеп, җәмгыятьтә ихтирам яулаган, кешеләрне сөйгән һәм киң күңелле, игелекле булган ир-атларга бирелә. Җиңүче дипломын Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

Мәскәү шәһәре һәм “Мәскәү мөфтияте” Үзәк төбәк мөселманнары Диния нәзарәте Президиумы Указы белән, Әлбир хәзрәт Крганов Илдар хәзрәт Баязитовны “Исламның рухи-әхлакый яңарышы эшенә зур өлеш керткән өчен” медале белән бүләкләде.

Шулай ук Әстерхан мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте мөфтие Указы белән, югары рухи һәм шәфкатьлелек идеалларын торгызу эшенә зур өлеш керткәне өчен, Илдар хәзрәт Баязитов “Фәрештә канаты” ордены белән бүләкләнде. Әлеге орден беренче тапкыр тапшырылды.

Илдар хәзрәт Баязитовка “Җәмгыять алдында күрсәткән хезмәте өчен” медале тапшырылу да игътибарга лаек. Әлеге бүләкне КФУда ТР Җәмәгать эшлеклеләре берлеге президиумы рәисе, ТР Иҗтимагый палатасы эксперты Александр Даренков тапшырды.

Ә ел ахырында “Ярдәм” дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдиновага XII Бөтенроссия эшлекле хатын-кызларының “Уңыш-2016” дип аталган бәйгесендә “Алтын кош” премиясе һәм “Россиянең хатын-кыз җитәкләгән иң яхшы иҗтимагый оешмасы” номинациясендә Мактау грамотасы тапшырылды. “Ярдәм” үзәге җитәкчесе “Халык хуҗалыгы тармагында хатын-кыз җитәкләгән, шул исәптән “Милләт сәламәтлеге” илкүләм проектын тормышка ашыруда катнашучы иң яхшы өлкә” номинациясендә үз проекты өчен бүләк алды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе