
Ярминкә кысаларында балалар тәрбияләү һәм гаилә мөнәсәбәтләренә кагылышлы лекцияләр үткәрү көтелә. Шулай ук төрле остаз мәктәпләре дә оештырыла. Мехенди һәм эбру техникасын кулланып, матур-матур әйберләр ясау, перәннекләргә рәсем төшерү дә мөмкин булачак.
Анда балаларның кулдан эшләнгән иҗат җимешләре, тәсбихләр, рәсемнәр, кул эшләре, матур яулыклар һәм бизәнү-төзәнү өчен кирәк-яраклар, өйдә пешерелгән тортлар, файдалы бал һәм тәм-томнар һ.б. әйберләрне сатып алырга мөмкин булачак.
Хәйрия ярминкәсе ни өчен "Бистә 5.6" дип аталамы? Анысын сезнең үзегезгә уйлап табасы. Уйлап табучыга 17 декабрьдә бүләк тапшырылачак.
Ярминкә көндезге сәгать бердән кичке сәгать җидегә кадәр бара. Сезне Мәскәү шәһәрендә Ленинская слобода урамы, 9 нчы йорт адресы буенча көтеп калалар.