Казанда "Рубин" клубы футболчысы, хәйрияче Гекдениз Карадениз чыгарган зәкәткә хәйрия ашы оештырылды

Бүген Татарстан мөфтиятенең "Зәкәт" хәйрия фонды Татарстан инвалидлар җәмгыяте әгъзаларын, фондка мөрәҗәгать иткән өлкәннәрне Өлкәннәр көне уңаеннан "Туган авылым" ресторанына хәйрия ашына җыйды. Чарага 50 дән артык өлкән яшьтәге кеше килгән иде.

БӘЙЛЕ
2016 Сен 30. Фото:dumrt.ru

Әбиләрне, бабайларны Өлкәннәр көне белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "Зәкәт" хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин һәм "Рубин" клубы футболчысы, фондның даими меценаты, хәйрияче Гекдениз Карадениз котлады. Хәйрия ашы да футболчы чыгарган зәкәткә оештырылды.

Камил хәзрәт, хәйрия ашы башланганчы журналистлар белән аралашканда, танылган кешеләрнең зәкәт чыгаруы үрнәк бер гамәл булуы турында әйтте. Аларның “Зәкәт” фонды аша мохтаҗларга, авыруларга булышуларын, корбан чалуларда катнашуларын билгеләп узды. “Аллаһ Гекдениз Караденизның зәкәтен кабуллардан кылсын. Өлкәннәргә тыныч тормышта, сау-сәламәт булып яшәргә язсын”, - дип, Коръән укып, дога кылды.​

Мәгълүм булганча, быел мөфти хаҗга барган иде. Ул өлкәннәрне изге сәфәрдән алып кайткан шифалы зәм-зәм суы белән дә сыйлады. Шулай ук өлкәннәргә ТР МДН әзерләгән күчтәнәчләр өләшенде.

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе