
Бүген дистәләгән пакетлар “Зәкят”хәйрия фондының өләшү пунктына китерелде. Җылы өс киемнәрдә мохтаҗ кешеләр, Казан ш., Лобачевский ур., 6/27 йорт адресы буенча әлеге пунктка килеп, үзләренә яраклы киемнәрне сайлап ала ала, дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең рәсми сайты.