
Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәннең беренче аятьләре иңгән мәгарә. Ул Нур тавында урнашкан. Анда менү хаҗның мәҗбүри өлешенә керми. Әмма Мөхәммәд (с.г.в) тормышына бәйле ядкәрләрне үз күзең белән күрү күңелгә рәхәт.
Мина үзәнлеге. Андагы зур булмаган стуллага игътибар итегез. Бу урында, Аллаһы Тәгаләнең сынавы белән, Ибраһим пәйгамбәр улы Исмәгыйль галийһиссәламне корбан кылырга җыенган.
Мөздәлифә үзәнлеге. Хаҗилар, Гарәфә үзәнлегеннән килеп, монда ахшам, кичке һәм иртәнге намазларны укый. Аннан соң алар Мина үзәнлегенә юнәлә.
Гарәфә үзәнлегендә Рәхмәт тавы. Бу тау итәгендә Аллаһ Илчесе (с.г.в) хаҗ кылган вакытта булган. Атабыз Адәм белән Анабыз Һава, Җәннәттән җиргә төшерелгәч, беренче тапкыр шул урында очраша.
Саур тавы. Бу тау мәгарәсендә Мөхәммәд пәйгамбәр дусты Әбүбәкер белән Мәдинәгә Һиҗрәт кылганда качып торган.
Исмәгыйль Биккинин фотолары.