Татарстан һәм Ханты-Манси автономлы округы мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында килешү төзелде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге нәзарәт делегациясе Сургутка эшлекле сәфәр кыла.

БӘЙЛЕ
2016 Ноя 23. Фото:dumrt.ru

Татарстан дин әһелләрен Ханты-Манси автономлы округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов каршы алды. Таһир хәзрәт кунакларны – мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевны, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинны, Ислам кабул итүгә 1000 ел мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинны һәм башка дин әһелләрен Сургуттагы Җәмигъ мәчете белән таныштырды.

Аннары хәзрәтләр Ханты-Манси автономлы округы - Югра мөселманнары Диния нәзарәте мәҗлесенә җыелдылар. Мәҗлес мәчеттә узды. Биредә Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дин әһелләрен сәламләп чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Ханты-Манси автономлы округы мөселманнары Диния нәзарәте арасында күптәннән нәтиҗәле хезмәттәшлек, җылы мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп узды. Әлеге мәҗлестә ике дини оешма арасында хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Килешүгә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм Ханты-Манси автономлы округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов кул куйды. Бу хакта Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген Сургут шәһәрендә “Себер шартларында яшьләрне берләштерүдә ислам традицияләренең һәм кыйммәтләренең роле” - "Роль и значение исламских традиций и ценностей для социализации молодежи в условиях Сибири" дип аталган конференция узды. Татарстан мөфтие “Исламда традицияләр һәм яңалыклар: җәмгыять, мәдәният, шәхес» дигән темага чыгыш ясады.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе