
Әлеге компания хаҗиларга бик уңайлы 2014-2015 елларда чыгарылган заманча автобуслар тәкъдим итә. Салонда бик якты һәм уңайлы, иркен. Урамда һава торышы нинди булуга карамастан, автобус эчендәге климатны махсус җайланмалар ярдәмендә тиз арада көйләп була.
Җайлы креслолар озын юлга чыга торган хаҗиларны кайгыртып эшләнгән. Биредә китап укып барыр өчен яктырткычлар, гидны чакыру өчен төймә һәм үзең көйли торган җилләткеч белән җиһазландырылган махсус блок та бар.
Салондагы суыткычтан һәр хаҗи салкынча су һәм җимеш суы алып эчә алачак.
Автобус Дубай-Мәккә, Мәккә-Мәдинә, Мәккә-Дубай маршруты буенча хәрәкәт итә. Хаҗиларны бөтен юл буена тәҗрибәле татар, рус һәм гарәп телләрен камил белгән җитәкчеләр, медицина хезмәткәрләре озата бара.