
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, хаҗилар үзләре өмәгә чыгарга теләк белдергән. Мәккәлеләр мондый хәлнең беренче тапкыр булуын әйткән.
"Кагыйдә буларак, хаҗилар монда бик мәшгуль. Алар дога кыла, үзләрен тулысынча хаҗ һәм гомрә йолаларына багышлый. Үз янындагы чүп-чарга бик игътибар итми," - дип саный кунакханә хезмәткәрләре.
Татарстан хаҗиларының төркем җитәкчесе Марат хәзрәт Мәрдәншин "хаҗ тарихында беренче буларак, хаҗилар җыелып Мәккәне җыештырырга чыкты" дип билгеләп үткән. "Әлеге изге шәһәрләрне җыештыру - бөтен мөселманнарның да мактаулы вазифасы", - дигән ул. (РИА "Новости").