
Сораштыруда катнашкан ике кешенең берсе хиҗаптан йөрүне тыюга каршы. Алар мөселман гаиләләрендәге балалар тынычлап укырга тиеш дип саный. Бернигә карамастан, хиҗапны тыюга кагылышлы фикер белән сораштыруда катнашучыларның 37 проценты килешә.
Социологлар билгеләп үткәнчә, Россия халкы уку йортларында дингә мөнәсәбәтле күренешләргә карата түземрәк була башлаган. Сораштыруда катнашучыларның 47 проценты монда гаеп итәрлек берни дә юк, дип исәпли. Укучылар һәм укытучыларның дин белән бәйле гамәлләрен кабул итә алмаучылар да шул ук санда.