
“Хәзер мәктәпләрдә мәдәниятләр нигезләре һәм традицион конфессияләрнең тарихлары өйрәнелә. Әхлак дәресләре укыту мәсьәләсе өлгереп килә”, - диде мөфти журналистларга. Ул шулай ук мәктәпләрдә хиҗаптан йөрү мәсьәләсен катлауландырмаска чакырды, дип хәбәр итә Интерфакс.
“Нигә бу мәсьәләне кузгатып, ыгы-зыгы тудырырга? Бу бит дингә мөнәсәбәтлек билгесе түгел, бу аның (кызның) намусына күрсәтә торган милли традицияләр чагылышы”, - дигән Тәлгат хәзрәт. “Аңлавыбызча, әгәр йөз капланса, бу хиҗап була. Ә яулык хиҗап түгел ул. Бу – хатын-кызның һәм кыз кешенең намусы. Хәтта православие динендәгеләргә дә хас ул. Алар храмга яки изге урыннарга барганда, һичшиксез, яулыгын бәйли”, - дип аңлатты Баш мөфти.