
Ислам рухы чагылдыруга, динара сабырлык, тынычлык һәм гаделлек темаларына юнәлдерелгән очерк, мәкалә, репортаж, телерадио тапшырулары, фильмнар буенча иң яхшы эшләргә премия биреләчәк. Эшләрнең кайчан басылган булуы мөһим түгел. Хезмәт белән бергә катнашучының үзе турында мәгълүматлар җибәрү кирәк.
«Россия — Ислам дөньясы» стратегия төркеме рәисе Р.Н. Миңнеханов исемендәге премия призы фонды 500 мең сум тәшкил итә.
Бәйге таләпләре белән тулысынча танышу һәм барлык сорауларга җаваплар алу өчен, podkolzina@rusisworld.com, islamspart@gmail.com электрон почта аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин, дип хәбәр итә .
Мәгълүмат "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алынды.