Рәҗәп аенда Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте бәндәләренә мул ява: һәр изге гамәл өчен 1000 савап языла

Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем, Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан айларын хөрмәт итеп, ураза тотса, кылган гөнаһлар хакында үкенсә, аның үлеме тынычлык эчендә булыр, җан чыкканда иман кәлимәсен әйтер һәм шайтаннан имин булыр”, - дигән.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 29. Фото:islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхамдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхаммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын. Рамазан аена ике ай гына калды. Аллаһ безгә ураза аена әзерләнү өчен форсат бирә. Әлбәттә, ай буена ураза тоту бик авыр. Чөнки кайберәүләр - укуда, икенчеләре эштә була. Шуның өчен ике айда нәфел ураза тотсак, Рамазан аена кергәч, фарыз уразаны тоту җиңел булачак. Гадәттә, пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм атнаның дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм ай җәдвәле буенча 13, 14, 15 көннәрендә ураза тоткан.

Зуннун ал-Мисри рәхмәтуллааһи галәйһи: “Рәҗәб - утырту ае. Шәгъбән - су сибү ае. Рамазан - уңыш җыю ае. Нәрсә чәчәсең, шуны урасың. Хезмәт куймаган кеше уңыш җыю вакытында үкенечтә булачак һәм Кыямәт көнендә авыр хәлдә калачак”, - дип әйткән

Без Рәҗәб һәм Шәгъбән аен ничек үткәрәбез, Рамазанны шулай ук уздырачакбыз.

Бүген - Рәҗәп аеның беренче көне. Рәҗәб аена килгәндә, бер галим рәҗәб сүзен болай тәфсир кылган. “Ра” - Аллаһның рәхмәте, “җим” - бәндәләрнең гөнаһлары, “ба” - Аллаһның яхшылыгы. Моның хикмәте: кешеләрнең гөнаһлары - Аллаһның рәхмәте һәм яхшылыгы белән ике арада булуында.

Бу айга шулай ук ихтирам һәм хөрмәт дип аңлатма бирәләр. Чөнки элек бу айда гарәпләр сугышлардан, кан коюдан туктыйлар иде.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Я, Аллаһ, безнең өчен Рәҗәб һәм Шәгъбән айларны бәрәкәтле кыл, һәм Рамазан аена кадәр җиткер”, - дип дога кылган.

Рәҗәб айның тагын бер исеме “мутаһһар” - пакъланучы. Кем бу айда ураза тотып һәм вакытын гыйбадәттә үткәрсә, Аллаһ аның барлык хаталарын, кимчелекләрен гафу итәчәк.

Бу айның беренче көнендә Нух галәйһиссәләәм, мөэминнәр белән көймәгә утырып, Туфаннан имин булган.

Аллаһ әйтте: "Аллаһ хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яралткан көннән бирле ул унике айдан дүртесе сугыш хәрам булган айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ошбу хөкемнәр туры дин, ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, вә барчагыз бер булып сугышыгыз, мөшрикләр сезнең белән барчасы бер булып сугышканнары кеби, вә белегез, Аллаһ тәкъваләр белән бергә. (Тәүбә сүрәсе, 36 аять).

Рәҗәб аеның беренче җомгасында Рагаиб кичәсе була. Бу кичәдә пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләәмнең әтисе Габдулла белән әнисе Әминәгә никах укылды. “Рагаиб” - ра-га-ба фигыленнән, ягъни теләгенә ирешү өчен тырышлык кую дигәнне аңлата. Бу кичәгә исемне фәрештәләр кушканнар. Һәр җомга кадерле, ләкин бу кичә аеруча кыйммәтле. Аллаһ бәндәләренә Үзенең рәхмәтен яудыра һәм гөнаһларын кичерә. Бу кичәдә дога кабул ителә. Шуның өчен көндез ураза тотып, кичен гыйбадәттә үткәреп, дога кылырга кирәк.

Шулай ук бу айның исеме рәҗәбул-әсабб, ягъни Аллаһның рәхмәте, бәрәкәте бәндәләренә мул итеп ява. Башка айларда гамәл өчен 10 савап, ә Рәҗәб аенда 1000 савап бирелә. Аллаһның рәхмәте киң. Фәкать аны кабул итеп, бездән тырышлык кую таләп ителә.

Бу айның исемен тагын тәүбә итү ае дип язалар. Кеше, кылган гөнаһларына үкенеп, тәүбә кылып, Аллаһтан ярлыкавын сорап, туры юлда булып, изге гамәлләр кылырга ният итәргә тиеш.

Бу айның исеме шулай ук раҗм, ягъни ташлар белән кыйналу дигән мәгънәдә килә. Ай буена мөэминнәргә вәсвәсә салучы шайтаннарны ташлар белән куалар.

Cәүбән радыйяллааһү ганһү: “Без пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм белән зиярат эченә кердек һәм пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм елый башлады. Мин аннан: “Я, Расулүллааһ, сез ни сәбәпле елыйсыз?” – дип сорадым. Ул миңа: “Монда кайбер кешеләрне газаплыйлар”, - дип җавап кайтарды. Әгәр алар, Рәҗәб аенда көндезен ураза тотып, кичен тәгать-гыйбадәттә үткәргән булсалар, кабер газапларыннан имин булыр иде.

Рәҗәб - кичерү ае, Шәгъбән - пакълану ае, ә Рамазан нигъмәтләргә ирешү ае. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Кем Рәҗәб аеның беренче төнен гыйбадәттә үткәрсә, башкаларның йөрәкләре үле булып, аның йөрәге үлмәс. Аллаһ аңа Үзенең рәхмәтен яудырып, гөнаһларын кичерә, дөньяга яңадан туган шикелле булачак. Хәтта ул 70 кешегә шәфәгать кыла алачак.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Коръән - кешеләрнең сүзләреннән өстен булган шикелле, Рәҗәб ае башка айлардан өстенрәк. Минем дәрәҗәм башка пәйгамбәрләрдән өстен булган шикелле, Шәгъбән ае башка айлардан өстенрәк. Аллаһ - мәхлуклардан өстен булган шикелле, Рамазан ае башка айлардан өстенрәк”, - дип әйткән.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбән - минем ай, Рамазан - өммәтемнең ае”. Шулай ук пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.): “Кем, Рәҗәб, Шәгъбән, Рамазан айларын хөрмәт итеп, ураза тотса, кылган гөнаһлар хакында үкенсә, аның үлеме тынычлык эчендә булыр, җан чыкканда иман кәлимәсен әйтер һәм шайтаннан имин булыр”, - дигән.

Рәҗәб сүзе бөекләү дигәнне аңлата. Бу Миграҗ кичәсе белән бәйле. Миграҗ кичәсе Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кичтә була.

Аллаһы Тәгалә: “Үзенең колы Мөхәммәд (с.г.в.)не бер кичтә Мәккә шәһәрендәге мәсҗид Хәрамнан Коддус шәһәрендәге мәсҗид Әкъсага йөртеп кайтаручы Аллаһ һәр кимчелектән пакъ дип белегез! Ул Коддус шәһәренең тирәсен бәрәкәтле кылдык, Мөхәммәд (с.г.в.)не шулай кодрәтебез белән йөрттек гәҗәб галәмәтләребезне күрсәтү өчен, әлбәттә. Аллаһ - ишетүче вә күрүчедер. (Исра сүрәсе, 1 аять).

Миграҗ күккә ашу дигәнне аңлата. Белгеле булганча, беренче космонавт Юрий Гагарин иде. Ләкин кем беренче булып күкнең иң югары җиренә җиткән (хәтта Җәбраил галәйһиссәләәм олы фәрештә булып, анда үтә алмаган) - ул Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үәсәлләм иде. Ни өчен пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә андый дәрәҗә бирелгән соң? Башта пәйгамбәрнең хатыны Хәдичә радыйяллааһү ганһә, аннары аны һәръяклап яклап торган Әбу Талиб ахирәт сәфәренә күчкәннәр. Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) 13 ел буена Мәккәдә торучы кешеләргә һәм килгән кешеләргә дәгъвәт кылган. Иртә-кичен тырышкан. Ләкин кешеләр аны тыңламаганнар, сүккәннәр, аның турында теләсә нәрсә сөйләгәннәр, кыйнаганнар, йөзенә төкергәннәр, намаз укыганда өстенә дөя эчәкләре куйганнар.

Монда өметен җуйгач, пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) Таиф шәһәренә барырга ният кылган. Мәккә белән Таиф арасы 90 чакрым һәм ул шәһәр калкулыкта урнашкан. Ул чакта автобус, машина юк. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм, ураза тоткан хәлдә, кояш кызуында җәяүләп Таиф шәһәренә сәфәр тоткан. Без хаҗга барганда очкыч белән очабыз, аннары автобуска утырып, отельдә торабыз. Бөтен җирдә уңайлыклар, кондиционерлар эшләп торалар. Безне каршы алалар, сыйлыйлар, хөрмәт итәләр, бүләкләр бирәләр.

Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) Таиф шәһәренә барып җиткәч, иң элек шәһәрнең түрәләренә үзеңнең максатын, алардан нәрсә теләвен аңлаткач, алар аны кире какканнар. Аннары пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.), гади халык янына чыгып, аларга дәгъвәт кылган. Ләкин алар да аны тыңламаган. Шуннан соң пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) китәргә мәҗбүр була. Әмма Таиф җитәкчеләре акылга зәгыйфь булганнарга һәм балаларга пәйгамбәргә таш атарга кушкан. Алар берничә чакрым буена таш ата, хәтта пәйгамбәрнең аяк киеме кан белән тула.

Таш тәнгә эләккәч, ул җир башта кызара, аннан кара яна, шешә һәм кан чыга. Моны күтәрү өчен, кешедә нинди сабырлык, түземлелек булырга тиеш? Ләкин пәйгамбәрнең йөрәгендәге өммәт өчен кайгыруы тәненең авыртуына караганда көчлерәк иде. Әгәр үлчәүнең бер ягына - балалар өчен барлык әниләрнең кайгыруын, ә икенчесенә пәйгамбәрнең өммәт өчен кайгыруын салсаң, пәйгамбәрнең өммәт өчен кайгыруы басар иде.

Пәйгамбәр Мөхәммәд (с.г.в.) агач янына килеп, ышыгына утырып: “Я, Раббым, бөтен дөнья кешеләре каршы килсә, ә Син риза булсаң, миңа шул җитә. Әгәр кешеләр минем яклы булсалар, ә Син миннән риза булмасаң, мин аларның яклавына мохтаҗ түгел”, - дип дога кылды. Шул мизгелдә ике фәрештә - Җәбраил белән тау фәрештәсе килеп, пәйгамбәргә: “Аллаһ сине ишетеп, безне җибәрде. Әгәр кушсаң, без Таиф шәһәрен җир белән тигезләчәкбез”, - диде. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм аларга: “Юк, мин моны теләмим, Аллаһ мине бу дөньяга рәхмәт буларак җибәрде. Әгәр хәзер бу кешеләр Ислам дине кабул итмәсәләр, аларның балалары яки оныклары кабул итәчәкләр”, - дип җавап кайтарды.

Күрегез, пәйгамбәрнең йөрәгендә никадәр мәрхәмәтлелек, миһербанлылык, шәфкатьлелек! Бернинди ачу, үч алу, нәфрәт, кимсенү, тәкәбберлек хисләре юк. Шуннан соң Аллаһ, пәйгамбәрнең күңелен күтәрү өчен, башта аны Мәккәдән Иерусалимдагы Акса мәчетендә бөтен пәйгамбәрләр белән күрештерә. Мөхәммәд (с.г.в.) аларга имам булып, намаз укыйлар, аннары җиденче күкнең Сидратуль мунтәһә (иң югары) җиренә җитәләр. Монда Аллаһ белән пәйгамбәр арасында сөйләшү башлана. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: «Әт-тәхиййәтү лилләәһи үәс-саләүәәтү үәт-таййибәәт”, – дип сәламли. Ягъни тел һәм тән гыйбадәтләребез барысы да, фәкать Аллаһ өчен генә. Аллаһы Тәгалә: «Әс-сәләәмү галәйкә әййүһән-нәбиййү үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ”, – дип җавап бирә. Ягъни: “Әй, пәйгамбәр, сиңа Раббыңның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын”. Моңа каршы Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: «Әс-сәләәмү гәләйнә үә гәләә гибәәдил-ләәһис-саалихиин”, – ди, ягъни Сәлам безгә һәм Аллаһы Тәгаләнең һәрбер изге бәндәләренә дә булсын. Шуннан соң фәрештәләр: «Әшһәдү әл-ләәә иләәһә илләл-лааһү үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһүү үә расүүлүһ”, — дип «Шәһадәт кәлимәсе”н әйтәләр, ягъни: “Чын күңелдән гуаһлык бирәбез ки, бер Аллаһтан башка һичбер илаһ юк, Мөхәммәд галәйһиссәләәм – аның колы һәм илчеседер”. Бу сүзләрне без барыбызда намазда, ягъни кагъдәдә, «Әттәхият”кә утыргач әйтәбез. Без өч затның: Аллаһы Тәгаләнең, Пәйгамбәребез галәйһиссәләмнең һәм фәрештәләрнең әйткән сүзләрен кабатлыйбыз. Шуңа күрә хәдис-шәрифтә: «Намаз — мөэминнең мигъраҗы” – дип әйтелгән. Димәк, намазда без Аллаһы Тәгалә белән сөйләшәбез, Аңа мөрәҗәгать итәбез, Аннан ярдәм сорыйбыз, Аңа якын булабыз. Шундый олуг бәхеткә көн саен биш тапкыр ирешәбез.

Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә шушы кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өч бүләк тапшыра:

- Биш вакыт намаз фарыз кылына;

- «Бәкарә” сүрәсенең ахыргы аятьләр бирелә (285-286 нче аятьләр);

- Пәйгамбәребез галәйһиссәләмгә кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелә. Ягъни пәйгамбәребез галәйһиссәләм кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Аллаһ пәйгамбәргә: “Я, хәбибем (сөеклем)”, - дип мөрәҗәгать итә. Шуннан соң пәйгамбәргә җәннәттәге нигъмәтләр һәм җәһәннәмдәге газапларны күрсәтә. Аллаһ пәйгамбәргә: “Сине тыңлаучы юк, шуның өчен теләсәң, җәннәткә кер!” – дип әйтә. Күрегез, пәйгамбәр Аллаһка зарланмый, шикаять итми, аны мәсхәрә иткән кешеләрдән үч алмый һәм: “Ничек мин үзем җәннәткә кереп, өммәтем динсез килеш җәһәннәмгә керәчәк?” – дип әйтә. Шунда да пәйгамбәр үзе өчен кайгырмады, ә өммәт иманлы, динле, бәхетле һәм җәннәтле булсын дип фикер йөртте.

Бер елны татар авылында Сабантуй бара. Кешеләр, матур киенеп, бәйрәм итә иде. Берзаман каты тавыш чыга. Авыл янында дуңгыз фермасында ут чыккан. Бөтен кешеләр, бәйрәмне калдырып, ферма янына чабып, матур киемнәр белән, дуңгызларны коткара башлый Дуңгыз утта янмасын өчен, кешеләр хәтта үзләрен дә кызганмый. Бу дөньядагы ут җәһәннәмдәге ут белән чагыштырганда, дөнья уты җәһәннәмдә тимер эрегән кебек кенә. Шуның өчен пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәт өчен бик нык кайгырган. Ул барлык авырлыкларга, кыенлыкларга түзде, әмма кешеләрнең җәһәннәмдә булачагын теләмәде.

Без балалар өчен кайгырабыз. Алар вакытында тәмле ашасыннар, матур киенсеннәр, белем алсыннар, дибез. Әмма болар бу дөнья өчен һәм вакытлыча гына. Әлбәттә, болар өчен дә тырышырга кирәк. Чөнки мөселман һәр җирдә алдынгы булырга тиеш. Кошның ике канаты бар. Әгәр бер канаты гына булса, һавага һәм югарыга оча алмас иде. Без дөньяны да, динне дә бергә алып барырга тиешбез.

Аллаһ барыбызга да Рәҗәб аенда ураза тотарга, Коръән укырга, тәсбих әйтергә, гыйлем алырга, изге эшләрдә үзара ярышырга насыйп итсен. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе