Конкурс мөселман яшьләренә рухи-әхлакый тәрбия бирү, аларның активлыгын арттыру һәм сөйләм осталыгын үстерү максатыннан оештырылды һәм имам, хәзрәт, мөгаллим булып эшләмәүче 15-35 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында үтте.
Катнашучыларның осталыгын мөфтинең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров, Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев, Татарстан - яңа гасыр" телерадиокомпаниясе журналисты, "Нәсыйхәт" тапшыруы мөхәррире Ләйсирә Фазлыева, "Хузур" нәшрият йорты белгечләре Лилия Ильясова һәм Рәмзилә Шәфикова билгеләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, яшьләрнең күпчелеге "Ислам динендә канәгать булу" һәм "Ислам – уйлаучылар дине" темасына вәгазьләр әзерләгән. Вәгазьләрендә ислам кыйммәтләренә һәм тирә-як белән килешеп яшәүгә чакырган, мөселман өммәтен борчыган мәсьәләләрне күтәргән.
Конкурсның нәтиҗәләре буенча ирләр арасында беренче урынны - Әлмәттән Рузил Ихсанов, ә хатын-кызлар арасында Яшел Үзәннән Гөлназ Хәсбиева яулады. Аларның вәгазьләре "Шура" журналында бастырылачак. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (2 өлеш)
Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте (1 өлеш)
Маэмайга сорау бар! Тукайның бала шигырьләре