Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Бер-беребезгә карата мәрхәмәтле булыйк!

Бер хатын-кыз үзенең баласын сугыштан соң исән-имин күргәч, сөенеп-шатланып, аны кочаклый, үбә башлый. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм, шуны күргәч, сәхабәләренә: “Сез ничек уйлыйсыз, бу хатын-кыз үзенең баласын утка салырмы?” – ди. Сәхабәләр (радыйяллааһү ганһүм): “Аллаһ белән ант итәбез, бернинди ана да үзенең газиз баласын утка салмас”, - дип җавап кайтардылар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Әни кеше ничек кенә үзенең баласына мәрхәмәтле булмасын, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә тагын да мәрхәмәтлерәк”, - дип әйтте.

БӘЙЛЕ
2017 Авг 04

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде үә галәә әәлиһии үә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ! Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Кеше илә җенне халык кылмадым, мәгәр Миңа гыйбадәт кылсыннар өчен генә халык кылдым. Мин кешеләрдән һич ризык теләмим, ягъни сорамыйм, дәхи Мине ризыкландыруларын да сорамыйм. Шиксез, Ул – Аллаһ барча мәхлукатны бик ризыкландыручы һәм бик олугъ куәт ияседер (Зәрият сүрәсе, 56-58 аять).

Бу аятьтән чыгып, шуны аңларга кирәк: Аллаһы Тәгалә безне гыйбадәт өчен яралткан. Нәрсә ул гыйбадәт? Аллаһы Тәгалә бездән нәрсә тели, ярата, риза була, шуны эшләргә тиешлебез. Ә инде Аллаһы Тәгалә бездән риза булмый икән, шул эштән без тыелырга тиешлебез. Аллаһ безне бу дөньяга китерүче, тәрбияләүче, ризыкландыручы. Аллаһ безгә кирәген бик яхшы белә. Ана кеше үз баласы өчен кайгыра, уйлый, аны назлый, ярата, хасиятли, иркәли, бөтен үтенечләрен үти, саклый, вакытында ашата-эчертә, киендерә, йоклата, аның бәхетле булуын тели. Аллаһы Тәгалә тәүлек эчендә 24 сәгать буена барыбызның да хаҗәтләребезне, үтенечләребезне, теләкләребезне тулысынча канәгатьләндерә.

Бер хатын-кыз үзенең баласын сугыштан соң исән-имин күргәч, сөенеп-шатланып, аны кочаклый, үбә башлый. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм, шуны күргәч, сәхабәләренә: “Сез ничек уйлыйсыз, бу хатын-кыз үзенең баласын утка салырмы?” – ди. Сәхабәләр (радыйяллааһү ганһүм): “Аллаһ белән ант итәбез, бернинди ана да үзенең газиз баласын утка салмас”, - дип җавап кайтардылар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Әни кеше ничек кенә үзенең баласына мәрхәмәтле булмасын, Аллаһы Тәгалә үзенең бәндәләренә тагын да мәрхәмәтлерәк”, - дип әйтте.

Әгәр бәндә: “Йа Аллаһ”, - дип әйтсә, аңа каршы Аллаһы Тәгалә 70 мәртәбә: “Нәрсә булды сиңа, сора, теләгеңне үтәрмен”, - дип җавап кайтарачак. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле, шәфкатьле, миһербанлы, безне тәрбияләүче, ризыкландыручы, гөнаһларыбызны кичерүче, догаларыбызны ишетүче. Безне бәхетле итәр өчен, барлык шартларны тудыра.

Безнең бәхетебез, уңышыбыз, өстенлеккә ирешүебезне Аллаһы Тәгалә Ислам дине эченә салды.

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Ий кешеләр! Сезне һәм сездән элек булган кешеләрне халык кылучы Аллаһуга гыйбадәт кылыгыз! Аллаһ газабыннан куркучы җөмләсеннән булу өчен (Әл-Бәкара сүрәсе, 21 аять).

Гыйбадәтнең өч төре бар:

1) Тән белән (намаз уку, ураза тоту).

2) Мал белән (сәдака, зәкәт бирү, корбан чалу).

3) Мөселманның үзе һәм мал-мөлкәте белән (хаҗ кылу).

Аллаһы Тәгалә әйтте:

Изге гамәлләр кылган хак мөэминнәр кирәк – ир булсыннар, кирәк – хатын булсыннар, аларга дөнья вә ахирәт хуш тереклек бирербез,һәм аларга кылган гамәлләреннән күркәмрәк әҗерен бирербез.

Кем гамәл кыла:

1) Файдасы бар.

2) Аллаһ аның өчен әҗерен бирә.

3) Аллаһының ризалыгына ирешә.

4) Мәңгелек җәннәткә керә.

Кызганычка каршы, кешеләрнең күбесе дингә салкын карый. Пенсиягә чыккач, картайгач кына, мәчеткә йөри башлыйлар, намазга басалар, ураза тоталар, сәдака бирә башлыйлар. “Әле өй салып бетерәсе бар, фатир алырга, балаларымны аякка бастырырга, университетта укып бетерергә кирәк, шуңа намазга, мәчеткә вакытым юк!”, - дип әйтәләр.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Аллаһы Тәгалә һичкемгә көче җитмәгән эш белән йөкләмәс, мәгәр көче җиткән эш белән йөкләр. Берәү, Аллаһуга буйсынып, изге гамәлләр кылса, файдалы эшләрне генә эшләсә – файдасы үзенәдер, әгәр берәү, Аллаһуга карышып, гөнаһларны, явыз эшләрне кәсеп итсә – газабы үзенә. Аллаһуга итәгать итүче мөэминнәр: "Ий Раббыбыз, лязем булган изге гамәлләрне онытып калдырсак яки хаталанып гөнаһ эшләсәк, болар өчен безләрне ґәзаб белән тотмагыз! Ий Раббыбыз! Әүвәлге өммәтләргә йөкләгән авып йөкләрне безгә йөкләмәгез! Ий Раббыбыз! Көчебез җитмәслек, сабыр итә алмаслык авыр бәлә-казаларны безләргә йөкләмә! Безләрне гафу ит һәм ярлыка һәм дә безгә рәхмәт кыл! Ий Раббыбыз, Син безнең хуҗа, барча хаҗәтләребезне Син генә үтисең, көферләргә каршы торырга, аларны җиңәргә безгә ярдәм бир!” – дип әйтәләр (Әл-Бәкара, 286 аять).

Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек, бәхетле булуыбызны тели. Шуның өчен юлын (Ислам дине) күрсәткән, Китабын (Коръән) иңдергән, пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмне җибәргән. Аллаһының иң зур рәхмәте ул - Ислам дине. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә безне кеше итеп яралткан. Ә кешегә хас кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш. Шәфкатьлелек, намуслылык, ягымлылык, изгелек, кече күңеллелек, йомшаклык, гаделлек, кайгыртучанлык, игътибарлы, ярдәмчелле булу. Ул сыйфатларны үзебездә булдыру өчен, Аллаһы Тәгалә безгә Ислам динен бүләк иткән. Ислам дине - ул яшәү рәвеше.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Ий мөэминнәр! Барчаларыгыз да берләшкән хәлегездә Аллаһ арканына, ягъни Коръән хөкемнәренә ныклап ябышыгыз! Аннары Коръән хөкемнәреннән һич тә аерылмагыз һәм бер-берегездән киселеп, төрле юлларга китмәгез! Янә Аллаһ сезгә биргән нигъмәтләрен күңелегездә саклагыз, бит мөселман булмас борын, бер-берегезгә дошман идегез. Аллаһ ислам дине белән күңелегезгә дуслык, өлфәт мәхәббәтен салды да, бер-берегезгә дин кардәше булып әверелдегез. Сез җәһәннәм ярының читенә килгән идегез, җимерелеп төшәргә генә калган идегез, Аллаһ рәхмәт кылып, җәһәннәмгә төшүдән сезне ислам дине белән коткарды. Әнә шулай Аллаһ сезгә аятьләрен ачык бәян итәр, шаять дөрес аңлап, дөрес гамәл кылып туры юлга күнелерсез!

Сәхабәләр Ислам диненә килгәнче нинди рәвештә тормышны алып барганнар? Тереләй килеш кыз баланы җиргә күмеп үтергәннәр. Җир өчен 20 ел буена сугышканнар. Ә инде Ислам динен кабул иткәч, алар тулысынча яхшы якка үзгәрделәр һәм бөтен дөньяга укытучы булдылар. Чөнки аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, Ислам дине бөтен дөньяга тарала. Аллаһы Тәгалә алар хакында: “Мин алардан разый булдым һәм алар да миннән разый булдылар”, - дип әйтә.

Әгәр без яхшы тормышта, бәхетле булуыбызны теләсәк, Ислам дине буенча яшәргә тиешлебез.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе