Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе

Бәраәт бурычтан вә җәзадан котылу, димәк. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу. Бәраәт сүзе бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь мәгънәсенә дә туры килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе, димәк.

БӘЙЛЕ
2017 Май 10. Фото:Islam.kz

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем Бәраәт кичәсе хакында булыр. Быел Бәраәт кичәсе 10 нчы майдан 11-нә каршы кичтә була. Бәраәт кичәсе бүген ахшам намазыннан соң керә.

Аллаһы Тәгалә бу кичә хакында болай дип әйтә:

1. Ха мим.

2. Кеше өчен кирәк нәрсәләрнең барчасын ачык бәян итүче Коръән белән ант итеп әйтәмен.

3. Без ул Коръәнне мөбарәк кадер кичәсендә иңдердек, Без Коръән белән имансызларны "куркытучы булдык”.

4. Ул кадер кичәсендә киләсе елга хәтле булачак эшләр хөкем ителер, ягъни туу, улү, ризык вә дөньядагы башка булачак вакыйгалар тәгаен ителер.

5. Һәр әмер хикмәт буенча Безнең хозурыбызда хасил булган хәлдә, Без ул көндә мөэминнәргә фәрештәләр җибәрер булдык,

6. Мөэминнәргә Раббыңнан рәхмәт булган хәлдә чөнки, Ул – Аллаһ бәндәләренең хәлләрен белер, сүзләрен ишетер.

7. Ул – Аллаһ җир вә күкләрнең һәм аларның арасында булган нәрсәләрнең тәрбиячеседер, әгәр сез ышанганыгыз хәлдә аны белер булсагыз.

8. Юктыр Илаһә, мәгәр Аллаһ үзе генәдер, Ул тергезер һәм үтерер, Ул – Аллаһ сезнең һәм әүвәлге аталарыгызның Раббысыдыр. (Духан сүрәсе, 1-8 аятьләр).

Бу кичә нәрсә белән үзенчәлекле? Бәраәт кичәсендә киләчәк бер ел эчендә бөтен мәхлукатның, бөтен барлыкның ризыклары, байлык вә ярлылык xәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, яңа туачак вә ул ел эчендә вафат булачак кешеләр - барысы да бу кичне билгеләнер.

Бәраәт кичәсе — гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе. Төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн булып санала. Нәкъ шушы көнне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең бер еллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куя.

Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр.

Бу мөбарәк кичәдә Җәбраил фәрештә, галәйһиссәләәм Рәсүл Әкрам салләлааһү галәйһи үә сәлләм янына килеп, болай дигән: “Йә, Аллаһның Рәсүле! Аллаһы Тәгалә бу кичәдә шактый күп кешене кичерер, шактыен гафу итмичә калдырыр. Шул гафу ителмәүчеләр – мөэминнәр илә талашучылар, мөселманнарны кимсетүчеләр, туганлык хисен, араларын кисүчеләр, тәкәбберләр, ата-анасын рәнҗетүчеләр, гомерләрен сәрхүшлектә үткәрүчеләр…”

Бәраәт бурычтан вә җәзадан котылу, димәк. Бәраәт кичәсе - гөнаһлардан котылу. Бәраәт сүзе бер бурычны яисә салымны түләгәнне раслаган кәгазь мәгънәсенә дә туры килә. Шуңа күрә Бәраәт кичәсе, гөнаһлардан котылуны раслап, безгә таныклык тапшыру кичәсе, димәк.

Гата ибн Ясәр радыйяллааһү гәнһү бу кичәдә ике Бәраәт кичәсе арасында вафат булачакларның исемнәре Газраил галәйһиссәләәм сәхифәләренә теркәлер, ди. Кадер кичәсеннән башка бу кичәгә бүтәне якын килмәс, ди.

Бу кичәдә Пәйгамбәр галәйһиссәләәм агасы хәзрәте Габбас радыйяллааһү гәнһүне тәсбих намазын укырга өндәде. Бәраәт кичәсенең үз намазы да бар. Бу намазда “Әлхәм” сүрәсеннән соң “Аятел-Көрси” белән “Кадер” сүрәләрен уку күркәм гадәт булыр.

Бу кичәдә өч мәртәбә “Йәсин” сүрәсе укылыр. Беренче мәртәбә “Йәсин” сүрәсен укыганда укучының нияте Аллаһы Тәгаләдән озын гомер сораудан гыйбарәт булыр, икенче мәртәбә Аллаһы Тәгаләдән бәла-казалардан иминлек сорар. Өченче мәртәбә бәрәкәт артсын дип укыр.

Бәраәт кичәсенең биш хикмәте турында менә нәрсәләр язылган. Бу кичәдә хикмәтле рәвештә башкарылачак эшләрнең иң әһәмиятлеләре сайланып билгеләнә. Бу кичәдә кылынган гыйбадәт (укылган намаз, ураза, Коръән, хәтем итү, дога, зикер, тәүбә), аеруча фазыйләтле һәм саваплы була. Бу кичә илаһи ихсан һәм бәрәкәт белән туп-тулыдыр. Бу кичә – мәгъфирәт (ягъни ярлыкау) кичәседер. Бу кичәдә Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм тулы шәфәгать бирелгән. Шәгъбан аеның унөченче кичәсендә Расүл Әкрәм өммәте өчен Аллаһ Тәгаләдән шәфәгать (яклау) теләгән. Һәм аның өчтән бере бирелгән. Ундүртенче кичәсендә кабат сораган. Тагын өчтән бере бирелгән. Унбишенче кичәсендә янә сораган һәм бу юлы тулы шәфәгать бирелгән.

Шәгьбанның унбишенче кичәсе белән бәйле хәдис тә бар. Пәйгамбәре галәйһиссәләәм анда болай ди: «Шәгьбан аеның унбишенче кичәсе кердеме, аны гыйбадәт белән үткәрегез. Көндез исә ураза тотыгыз. Чөнки Аллаһ Тәгалә ул кичне кояш баеган вакытта дөнья күгендә күренә һәм: «Тәүбә вә истигьфар итүче булса, аны гафу итәм. Ризыклы булырга теләгән булса, аңа ризык бирәм. Авыруга дучар булса, аңа саулык-сәламәтлек бирәм. Бармы андый кешеләр, бармы?» – дип, таң атканчыга кадәр сорап торыр.

Бәрәат кичәсендә укыла торган догасы:

اَللَّهُمَّ اِنْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي شَقِيًّا فِي دِوَانِ الْاَشْقِيَاءِ فَامْحُهُ وَ اكْتُبْ فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ وَ انْ كُنْتَ كَتَبْتَ اِسْمِي سَعِيدًا فِي دِوَانِ السُّعَدَاءِ فَاثْبُتْهُ فَاِنَّكَ قُلْتَ فِي كِتَابِكَ الْكَرِيمِ يَمْحُ اللَّهُ مَا يَشَاءُ وَ يُثْبِتُ وَ عِنْدَهُ اُمُّ الْكِتَابِ

Аллаһүммә ин күнтә кәтәбетә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһүү үәктүбе фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбетә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһү фәиннәкә культә фии китәәбикәль- кәриим. Йәмхуллааһү мәә йәшәәү үә йүсбит үә гиндәһүү уммуль-китәәбе.

Әй Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк ит һәм бәхетлеләр дәфтәренә яз. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта син Коръән-Кәримеңдә: “Аллаһ Тәгалә нәрсәне теләсә, Ләүһул мәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә калдырыр, сөртелмәслек итәр”, - дип әйтәсең.

Иңнәребездәге ике фәрештә ел буена кылган гамәлләребезне язып баралар. Шушы кичтә фәрештәләр тарафыннан язылган безнең гамәл китабыбыз Аллаһ хозурына күчеп, аның урынына яңасы иңеп ачыла.

Шуның өчен бу кичәдә кылган гөнаһларга үкенергә, тәүбә кылырга, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорарга һәм бүтән бу гөнаһларыбызга кайтмавыбызны, изге юлда булуыбызны Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк.

Пәйгамбәр Мөхәммәд салләллааһү галәйһи үә сәлләм: Биш нәрсәне ашыктырыгыз. Вакыты җиткәч, намазны; мәетне озатуны; бурычны кайтаруны, гөнаһлардан тәүбә кылуны; кызны кияүгә бирүне, егетне өйләндерүне”, - дип әйткән.

Йә Раббыбыз, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе