Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәде үә галәә әәлиһии үә әсхәәбиһии әҗмәгиин.
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!
Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.
Бүген - 1 июньдә - Халыкара балаларны яклау көнен итеп билгеләп үтәләр.
Бала - безнең киләчәгебез. Милләтебез горурлыгы.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм балаларны бик ярата торган булган. Бервакыт Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм янына бер бәдәви килә дә: «Син балаларыңны үбәсеңмени? Мин аларны бервакытта да үпкәнем юк», – ди. Аңа каршы Пәйгамбәребез галәйһиссәләәм: «Әгәр Аллаһы Тәгалә синең йөрәгеңне шәфкатьлелектән мәхрүм иткән икән, мин нәрсә эшлим соң?» - дип җавап бирә.
Рәсүл Әкрам Мөхәммәд галәйһиссәләәм, Ислам динен тарату өчен, Таиф шәһәренә барган. Андагы халык аны кабул итми Һәм Мөхәммәд галәйһиссәләәм аннан киткәндә, акылга зәгыйфь булган һәм балалар аңа таш аталар. Мөхәммәд галәйһиссәләәм бу хакта: “Таиф шәһәре балалары миңа таш атканда, бик авыр вакыт булды”, - дип әйтә торган булган.
Бер вакыт пәйгамбәр галәйһиссәләәм гает намазына барганда бер малайны күрде. Ул малай күңелсезләнеп утыра иде. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм, аның белән утырып, сөйләшеп, уйнагач кына малайның күңеле күтәрелде.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Кем ятим баланың башын сыйпаса, Аллаһ чәч бөртәге кадәр савабын бирер”, - диде.
Бер кеше йөрәгенең каты булуын пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәмгә сөйләгән. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм аңа ятим баланың башын сыйпарга һәм фәкыйрь кешене ашатырга кушкан.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәлләм: “Кем җирдәге булган мәхлүкларга мәрхәмәтле түгел, аларга күктәге булган Аллаһ та мәрхәмәтле булмас”, - дип әйтте.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Аллаһының яхшы бәндәләргә җир өстендә тәртип белән һәм түбәнчелек белән йөрерләр, әгәр аларны наданнар кирәкмәгән сүзләр белән белән эндәшсәләр, аларга каршы гөнаһтан пакъ сүзне әйтерләр.Бала турында бөек татар шагыйребез Габдулла Тукайның шигыре бар.
Бәхетле бала
Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!
Аллаһы Тәгалә әйтте:
13. Локман улын вәгазьләп әйтте: "Ий улым, Аллаһыны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһының хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золым", – диде.
14. Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике ел, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.
15. Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа ширек итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итәгать итмә, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итәгать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңа, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен.
16. Локман әйтте: "Ий улым, әгәр кылган гөнаһың гәрчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар.
17. Ий улым, намазларыңны вакытында укы, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдән.
18. Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп мактанып йөрүчеләрне сөйми.
19. Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышы. (Локман сүрәсе, 12-19).
Бер галим: “Олы булган кешене, әти кебек хөрмәт ит, ә кече булган баланы, үзеңнең балаң кебек ярат”, - дип әйткән.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Кем олыларны хөрмәт итми һәм кечеләргә шәфкатьле түгел, ул миннән түгел”, - дип әйтте.
Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм балаларга зур игътибар биргән. Чөнки яшь бала - гөнаһсыз, аның күңеле чиста, акылы саф, зиһенле, гайрәтле.
Татарда “Яшь чакта өйрәнгән ташка кадак белән язылган кебек, олыгайгач, суга балта белән” дигән мәкаль бар. Шуның өчен дингә, белемгә, һөнәргә яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Без шул юнәлештә тырышлык куярга тиешбез.
Бала - ул Аллаһтан бирелгән әманәт һәм аның өчен без җавап тотабыз. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм: “Һәрберегез көтүче һәм көтүегез өчен җаваплы”, - дип әйткән. Әлбәттә, тәрбияне бала туганда ук башларга кирәк. Гаилә - ул дәүләт кебек. Шуның өчен гаилә нык һәм бәхетле булсын өчен, балаларны дин гыйлеменә һәм дөньяви белемгә өйрәтергә кирәк.
Аллаһы Тәгалә әйтте:
Һәм алар әйтерләр: “Ий, Раббыбыз, безгә изге хатыннар һәм яхшы балалар бир, аларның Сиңа итәгать иткәннәрен күреп, күзләребез һәм күңелләребез куанырлык булсын, һәм безне тәкъва мөэминнәргә имам кыл, алар дин эшләрендә безгә иярсеннәр. (Фуркан сүрәсе, 74 аять).Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.
“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.