Изге җомга көне мөбәрак булсын! Телебезне саклыйк! (ВӘГАЗЬ)

Аллаһы Тәгалә телне Үзенең изге исемен кабатлап, зикер әйтер өчен яралткан. Тел ярдәмендә Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер кылырсың. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнне укырсың, аның мәгънәсен сөйләп аңлатырсың. Аллаһ Тәгаләнең колларын Мөхәммәд галәйһиссәләәм диненә өндәрсең. Хаҗәтең булса, карап, теләгеңне телең белән бәян кылырсың. Әгәр ошбу саналган нәрсәләрдән башка, кирәксез, яраксыз сөйләшүләр белән мәшгуль булсаң, Аллаһның биргән олуг нигъмәтнең кадерен белмәүче булып торырсың һәм тел белән язык кылучы булып саналырсың. Шуның белән үзеңне тәмуг утына дучар итәрсең.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 31

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Уәссаләәтү уәссәләәмү галәә расуулиһии Мөхәммәд уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм уә рахмәтүллааһи уә бәракәәтүһ!

Барча мактау, олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем 1 апрель көненә багышланган. Гадәттә бездә 1 апрель көнендә кайберәүләр: “Мин бүген машина алдым”, - ди. Тыңлаган кеше: “Шулаймыни?” – дип сорый. Теге кеше: “1 апрель - бер кемгә дә ышанма”, - дип көлә башлый.

Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Мин шаярсам да, дөреслекне сөйлим”, - дип әйткән. Бервакыт пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм янына бер әби килә дә: “Минем өчен җәннәтле булуын Аллаһтан сора?”, - дип үтенә. Пәйгамбәр галәйһиссәлләм аңа: “Әбиләр җәннәткә керми!” - дип җавап кайтара. Әбинең күңелсезләнә, пәйгамбәр аңа: “Син җәннәткә керсәң дә, яшь булачаксың!” – дип әйтә. Икенче риваятьтә пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләәм бер кешегә: “Әй, ике колакның иясе!” - дип эндәшә.

Шулай ук Мөхәммәд галәйһиссәләәм гаиләсендә дә, хатыны белән дә шаяра торган булган. Әбү Һүрайра радыйяллааһү ганһү болай дип сөйли. Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм: «Берәү Аллаһы Тәгаләгә һәм ахирәт көненә ышанса, күркәм сүзләр генә сөйләсен, яки дәшми торсын”, - дип әйткән. Икенче хәдисендә: “Һәр яхшы сүз - сәдака”, - дип белдергән.

Яхшы сүз яшәртә, көч бирә,

Кулыңа сәләт һәм эш бирә.

Яхшы сүз кузгата җырларын,

Бизи ул, матурлый дөньяны.

Яхшы сүз тауларны күтәрә,

Давыллар аркылы үткәрә.

Яхшы сүз шифалы, тылсымлы,

Юа ул яраны, борчуны.

Яхшы сүз ярдәмгә ашыга,

Әйтерсең, эретә ул ташны да.

Яхшыны күрегез, аңлагыз,

Яманга битараф калмагыз.

Яман сүз агудай әшәке,

Хәтта ул корыта чәчәкне.

Ул сине калдыра чырага,

Йөзеңә җыерчык чыгара.

Яман сүз еландай сугыла,

Ул салкын бозны да туңдыра.

Яхшыны күрегез, аңлагыз,

Яманга битараф калмагыз.

Тәмле тел -дару, ачы тел - агу. Яхшы сүздән җан эри. Яхшы сүз - чәчәк, яман сүз - чәнечке. Йомшак итеп әйтсәң, тимер ишек тә ачыла. Җилләр тишек өйгә керә, яман сүз йөрәккә тия.

Зәһәр тел йөрәкне яралый. Кул ярасы бетәр, тел ярасы бетмәс. Еланның агуы -тешендә, адәмнеке - телендә. Расуулүллааһ салләллааһү галәйһи үәсәлләм: “Җиде төрле кешенең: 1) кешене рәнҗеткәннең, 2) ялган сөйләүченең, 3) ялган сүз йөртүчеләрнең, 4) вәгъдәдәләрендә тормаучыларның, 5) дүрт көн намазын калдыручыларның, 6) ир күңелен куйган хатыннарның, 7) зина кылган кешеләрнең догасы кабул булмас”, - дип әйткән.

Аллаһы Тәгалә телне Үзенең изге исемен кабатлап, зикер әйтер өчен яралткан. Тел ярдәмендә Аллаһның биргән нигъмәтләренә шөкер кылырсың. Аллаһ Тәгаләнең Коръәнне укырсың, аның мәгънәсен сөйләп аңлатырсың. Аллаһ Тәгаләнең колларын Мөхәммәд галәйһиссәләәм диненә өндәрсең. Хаҗәтең булса, карап, теләгеңне телең белән бәян кылырсың. Әгәр ошбу саналган нәрсәләрдән башка, кирәксез, яраксыз сөйләшүләр белән мәшгуль булсаң, Аллаһның биргән олуг нигъмәтнең кадерен белмәүче булып торырсың һәм тел белән язык кылучы булып саналырсың. Шуның белән үзеңне тәмуг утына дучар итәрсең.

Дин тоту 10 өлештән тора, шуның тугыз өлеше - телдән. Шуңа күрә телне саклау тиешле!

Иң элек ялган сүз сөйләүдән сакланыгыз! Бер-бер максат белән белән берәүне мәсхәрәләп, аннан көлеп ялган сөйләгән кешенең халык алдында хөрмәте калмас. Аның сүзен игътибарга алмаслар. Шулай булгач, ул кеше күзенә хур булып күренер. Үзегез уйлап карагыз, һәрдаим ялган сөйләгән кешенең сүзен тыңлап, аңа ышанырсыңмы? Күңелең ул кешене сөярме? Беркем дә мондый адәмнәрне сөймәс, аның сүзенә ышанмас һәм аны хәтта дошман күрерләр. Шуннан белегез: әгәр ялган сөйләсәгез, башкалар каршында нәкъ шундый хәлдә калырсыз. Яраксыз холыклардан сакланыгыз. Башкаларны күреп, гыйбрәт алып, үзегезнекен бизәгез, төзәтегез.

Локман хәкимдән: “Бу кадәр гыйлем хикмәтләрен кемнәң өйрәндең?” – дип сорадылар. Ул җавабында: “Белемне белемсезләрдән өйрәндем, әдәпне әдәпсезләрдән өйрәндем”, - дигән. Тагын өстәп ул: “Сезгә бер нәсыйхәтем бар: “Әгәр берәүгә нәрсә дә булса вәгъдә итсәгез, вәгъдәгезгә хилафлык кылмагыз. Сүздә тормыйча, вәгъдәне бозу - монафыйклар (икейөзле кешеләр) гадәтедер. Әгәр яхшылык, изгелек эшләргә теләсәң, ул эшне үтәп, җиренә җиткерми торып, алдан сөйләп йөрмә, юкса, ялганчы булып калу ихтималың бар.

Телеңне гайбәт сөйләүдән сакла. Чөнки гайбәт - олуг гөнаһларның да иң олысы. Мөселман кардәшләрнең белән дус-тату бул, алар белән оршышып-талашып яшәмәскә тырыш. Телең белән яман сүз сөйләп, кешеләрне рәнҗетмә. Гомумән, үзеңә ишетергә теләмәгән сүзләрне бүтәннәргә карата да әйтмә. Әгәр яман кеше белән оршыш-талаш кылырга, яки хәйләдә синнән остарак икәнен белсәң, аның явызлыкта көчлерәк яки хәйләдә синнән остарак икәнен белсәң, аның явызлыкта көчлерәк яки бәхәскә керергә туры килсә, һәм аның явызлыкта көчлерәк яки хәйләдә синнән остарак икәнен белсәң, аның белән көрәшмә. Чөнки җиңеләсең, серең ачылып, хур буласың алдан ук билгеле.

Яхшы кешеләр белән талашып бәхәскә кермә, юкса, аларның күңелләрең яралап, олуг языклы булырсың. Аллаһ Тәгалә дусларының күңелләренә җәрәхәт салмаска тырыш.

Бәхетләрнең башлангычы исә - мөэминнәрнең күңелен күрүдә. Беркайчан да сүзең белән кешеләрне мәсхәрә итмә һәм мәгънәсез сүз сөйләшмә. “Минем сүзем дөрес”, - диеп бәхәскә кермә. Гәрчә сүзең хак булса да, башкаларга юл куя бел. Әгәр дә берәү, сөйләшүнең файдасызлыгын белеп, бәхәсне туктатса, Аллаһы Тәгалә аңа җәннәтнең түреннән урын бирер.

Кешеләр бәхәсләшкән чакта һәрвакыт алар янына шайтан килер һәм берсенә: “Синең сүзең хак, ә аның сүзе дөрес түгел, җиңелмә, үз сүзеңне өстен чыгар!” – дип, бәхәсне куәтләр. Бу ике ахмакны талаштырып, аларны мәсхәрәгә калдырып, үзе бер читтән тик көлеп карап торыр. И мөэминнәр! Үзегезне шайтан мәсхәрәсе кылмагыз. Әгәр максатың дөреслекне күрсәтү булса, башта шуңа инан: сөйләгәнеңне аңлап кабул итәләрме-юкмы. Әгәр аңларлык кешеләр булса, үгет биреп, ягымлы, йомшак сүз белән дөреслекне сөйләп бир. Әгәр инде нәсыйхәтләрнең йогынтысы, нәтиҗәсе булырлык булмаса, ачуланып-кычкырышып кына өстен чыга алмассың.

Телеңне шулай ук көлке, мәзәк сөйләшүдән дә сакларга кирәк. Чөнки мондый эшләр кешенең йөз суын түгәр, аның дәрәҗәсен төшерер. Әгәр берәү сине үртәп көлсә, аны игътибарсыз калдыр, сүз башкага күчми торып, җавап кайтарма.

Әбүбәкер радыйяллааһү ганһүнең шундый гадәте бар иде: ул, урынсыз артык күп сөйләүдән саклану өчен, теле өстенә таш куяр иде. “Көтмәгәндә телдән кирәксез сүз чыкмасын”, - дип, теленә ишарә итеп: “Мине һәлак кылыр ошбу тел”, - дип әйтер ди.

Аллаһы Тәгалә безгә һидәят, тәүфыйкъ-истикамәт, иман, тәкъвалык бирсен! Телләребез белән зикер, тәсбих әйтеп, Коръән укырга насыйп кылсын! Әмин.

Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов, “Ярдәм” мәчете имамы.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе