Пәйгамбәребез: “Кем дә кем мине көненә 100 тапкыр искә төшерсә, Аллаһы Тәгалә шул кешенең бөтен хаҗәтләрен үтәр”, - дигән – А.Гимадетдинов (ФОТО)

Бүген “Ярдәм” мәчетенең күркәм чатырында олысын да, кечесен дә җыйган Мәүлид бәйрәме матур гына узып китте. Сөекле Пәйгамбәребезгә салаватлар, мөнәҗәтләр әйтеп, аның Аллаһы Тәгалә юлындагы хезмәтләре турында сөйләп, вакытның узганы сизелмәде дә. Коръән-хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Ибраһим хәзрәт Сабиров - Коръән аятьләрен укып, “Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов дога кылып башлаган мөбарәк бу кичә мул табыннар артында барды.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 21. Фото:Данис Касыймов

Пәйгамбәребезне олылау, аның сөннәтенә итәгать итү, Мөхәммәд (с.г.в.)нең Ислам юлындагы тырышлыгы кичәдәге һәркемнең күңеленә кереп урнашып, уелып калды. Мөнәҗәтче Ильяс Халиков нәшидләре, Россия күләмендә танылган яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың моңнары, “Ак өмет” коллективының чыгышы күңелләрне кузгатты.

Дин әһелләренең хикмәтле сүзләре Мөхәммәд пәйгамбәрнең олылыгын, аның күңеленең ихласлылыгын, ислам юлындагы хезмәтләренең нәкъ менә тулы бер өммәт өчен булуын төшендерде.

Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд (с.г.в.)не җир йөзенә хаклыкны күрсәтер, безгә Коръәнне өйрәтер өчен җибәрде

Татарстан мөфтие урынбасары, Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов чыгышын: “Әгузе билләһи минәшшайтанир раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим. Әлһәмдүлилләһи раббил галәмин. Вәссаләтү вәссәләмү галә Мухаммәдин вә галә әлихи вә сахбихи әҗмәгыйн. Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкәтүһ, хөрмәтле кардәшләр”, - дип башлап җибәрде, бәйрәмне ихөрмәт итеп килгән дин кардәшләребезгә рәхмәт белдерде.

. Фотосурәт: Данис Касыймов.

- Бүген без “Ярдәм” мәчете чатырында Аллаһы Тәгаләне, Пәйгамбәребезне искә алыр өчен җыелдык. Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд (с.г.в.)не җир йөзенә хаклыкны күрсәтер, безгә Коръәнне өйрәтер өчен җибәрде. Шундый чиста динебез өчен, без Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле. Шушы динебездә барыбызга да нык булырга кирәк. Сезне Пәйгамбәребез туган ай – Мәүлид ае белән тәбриклим. Безнең өчен бу шатлыклы ай. Чөнки без Пәйгамбәребезне бик яратабыз. Ул безнең өчен үрнәк. Аның тарихын, тормышын өйрәнгән вакытта, аның нинди авырлыклар кичергәнлеген күрәбез. Сөекле пәйгамбәребез яшьтән ятим кала, күпме кайгы күрә, бала кайгысы да аны читләтеп үтми. Мондый авырлыкларны ничек җиңеп чыгарга кирәклеген ул үз тормышы белән күрсәтә. Без, аның тормышын өйрәнеп, үзебезне дөреслик. Бу бәйрәмнән соң тагын да күбрәк салаватлар әйтик, изге гамәлләр кылыйк. Бу Аллаһы Тәгаләгә якынаерга бер сәбәп булсын.

Бәйрәмдә катнашучылар Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышына багышланган викторинада катнашканнан соң, кичәне “Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов дәвам итте.

. Фотосурәт: Данис Касыймов.

Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә мөбарәк иткән Мәүлид айларыбызны иң беренче чиратта туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтик

- Әгузе билләһи минашшайтанир раҗим. Бисмилләһир рахмәнир рахим, хөрмәтле кунаклар! Балалар, олы кешеләр, әбиләр, апалар! Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә безләргә бу мөбарәк айларны күрергә насыйп итте. Рамазан Шәриф ае, Корбан гаетләребез үзенчәлекле. Аллаһы Тәгалә шулай ук Рабигуль әүвәл аен мөбарәк кылды. Халык телендә ул Мәүлид ае дип атала. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Әй, мөэмин-мөселманнар, Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә кушкан әмерләргә буйсыныгыз, тыйган гамәлләрдән тыелыгыз, ди. Төп асылым – минем җебемә, ягъни Коръәни Кәримгә тотыныгыз”, - дип әйтә. Һәм дә инде Расүл Әкрам саллаләәһү галәйһиссәлам әйткән хәдис-шәрифләренә, аның тормышына хак булыгыз, аның сүзләрен ишетегез, ди. Һәм шул вакытта сез бердәм буласыз һәм аерылмагыз, ди.

Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә мөбарәк иткән Мәүлид айларыбызны иң беренче чиратта туганлык мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлтик. Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә безгә иман байлыгы бирде. Бөтенебез Аллаһ ризалыгы өчен яшәргә тырышабыз. Ошбу айларыбызны хөрмәт итеп килгән һәм кичәдә катнашкан өчен, сезләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булсын! Һәм Аллаһы Тәгалә ошбу айларыбызны котлы һәм мөбәрак кылсын.

Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә Коръәни Кәримдә: “Иң беренче Аллаһ үзе һәм Аның фәрештәләре Расүл Әкрам саллаләәһү галәйһиссәламгә салават әйтәләр. Ий, иман китергән бәндәләр, сез дә аңарга салават әйтегез”, - дигән. Аңа Хак Тәгаләдән бирелгән ошбу вазыйфа - Адәм балаларын караңгылыктан - нурга, яктылыкка илтә торган хезмәт бик әһәмиятле. Әлбәттә, Расулебез Мөхәммәд (с.г.в.) өммәт өчен тырышкан. Хөрмәтле мөэмин-мөселманнар, без шушы мөбарәк сәгатьләрдә монда җыелганбыз икән, Расүл Әкрам саллаләәһү галәйһиссәламгә салаватлар, шәрифләр булсын дип, әлбәттә, касыйдәләрне, нәшидләрне искә алабыз. Бергәләшеп аны искә төшереп, салаватлар әйтсәк, бик рәхәт булыр иде. Пәйгамбәребезне һәм Аллаһы Сөбеханәкә Тәгалә ошбу мәҗлесләрдән һәм гамәлләрдән разый булса иде дигән өметтә калабыз.

Чыгышын йомгаклаганнан соң, Раил хәзрәт Әхмәтов гарәпчә нәшид башкарып шатландырды.

. Фотосурәт: Данис Касыймов.

Мәүлид бәйрәмебезне шулай ук халык җырчысы булып танылган Миңгол абый Галиев үзенең Бөгелмәдән килгән шәкерте Ильяс Минһаҗев белән чыгыш ясап ямьләндерде. Мөнәҗәтләр башкарганда, кичәгә килгән барлык мөэмин-мөселманнарга сәлам биреп чыкты. Балалар да, ак әбиләр дә аның игътибарыннан читтә калмады. Үзен хөрмәтләүләре өчен “Ярдәм” мәчете җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. “И Ходаем, исән чакта җирдә изгелек кылырга мөмкинлек бир”, - дип, мөнәҗәт сузды М.Галиев.

“Ярдәм” мәчете чатырына Мәүлидкә җыелган дин кардәшләребезне Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе башлыгы, эчке хезмәттәге генерал-лейтенант Дәүфит Хәмәдишин да тәбрикләде.

Тәбрикләүләрне “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзе шәкертләре дәвам итте. Бу мәркәздә төрле милләт балалары шөгыльләнүгә карамастан, бүген татар, рус һәм гарәп телендә нәшидләрне менә дигән итеп башкарды алар.

Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһыдан килгән Коръәнне кешеләргә генә җиткереп калмаган, үз тормышы һәм сүзләре, үз гамәлләре белән моны раслаган да

“Ярдәм” милли хәйрия фондының Попечительләр советы президенты, “Аудэкс” аудиторлык һәм консалтинг компаниясе генераль директоры Айрат Гимадетдинов та үз чыгышында сөекле Пәйгамбәребезгә салаватлар әйтүнең ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

. Фотосурәт: Данис Касыймов.

- Без яраткан Пәйгамбәребезнең туган көнен билгеләп үтәбез. Бу көнне без аның миссиясен, тормыш юлын искә төшерергә тиеш. Аның тормыш юлы – безнең өчен үрнәк. Мөхәммәд (с.г.в.) Аллаһыдан килгән Коръәнне кешеләргә генә җиткереп калмаган, үз тормышы һәм сүзләре, үз гамәлләре белән моны раслаган да. Нәкъ менә сүзләре артыннан эшләре дә килү аңа үз миссиясен тормышка ашырырга ярдәм иткән дә инде.

Пәйгамбәребез Аллаһ юлында зур тырышлык куйган. Аның бөтен гөнаһлары ярлыкана дисәләр дә, җәннәт вәгъдә ителгән булса да, ул аяклары шешкәнче, төнге намазлар укыган. Көн дәвамында бик күп тапкырлар гафу сораган, нәфел уразалары тоткан. Ул ни өчен шулай күп гыйбадәт кылган дигәндә, болай дип әйтәсе килә. Мөхәммәд (с.г.в.) үзе турында уйламаган, безне кайгырткан. Үзенең бу тырышлыгы белән, Аллаһы Тәгаләдән зур бүләккә лаек булган.

Пәйгамбәребез: “Кем дә кем мине бер тапкыр гына булса да хупласа, Аллаһы Тәгалә шул кешене 10 тапкыр хуплар дигән. Бу гади сүзләр генә түгел, аның артында Мөхәммәд пәйгамбәрнең бөтен тырышлыгы, аның Ислам юлындагы тормышы тора. Бу бүләк – безнең өчен. “Кем дә кем мине көненә 100 тапкыр искә төшерсә, Аллаһы Тәгалә шул кешенең бөтен хаҗәтләрен үтәр”, - дигән. Аны искә төшерәбез, зурлыйбыз икән, без аның Пәйгамбәрлек юлын, соңгы Пәйгамбәр икәнлеген таныйбыз дигән сүз. Без моның белән Коръәнне, үзебезнең мөселманнар икәнлегебезне, бу гыйлемгә һәм бу Коръәнгә иярергә теләвебезне таныйбыз. Сезне бәйрәм белән котлыйм, Коръәнгә иярүдә ихлас булуыгызны, иминлек һәм сөекле Пәйгамбәребезгә салаватларны ешрак әйтүегезне телим.

Кичә сира буенча кызыклы викторина белән дәвам итте. Монысында “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды карамагындагы Коръәнне өйрәнү мәркәзе шәкертләре бигрәк тә тырышлык күрсәтте. Алар истәлекле бүләкләргә лаек булды. “Ярдәм” ислам милли хәйрия фондының Попечительләр советы әгъзасы, "Оптима Ком" ҖЧШ генераль директоры Хәбибрахман Миңнуллин да, бәйрәм белән котлап, Пәйгамбәребезнең үрнәк гаилә башлыгы, яхшы ир-ат һәм һәр өлкәдә яхшы белгеч булуын билгеләп үтте.

Мәүлид бәйрәме күмәк дога кылу белән тәмамланды.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе