Дүртенче дәлил: Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) инде күптән үк булган дини вакыйгаларны да игътибарсыз калдырмаган. Ул датаның килеп җитүе, бу вакыйганы кабат искә төшерү, билгеләп үтү һәм олылау өчен яхшы мөмкинлек бирүгә хезмәт иткән.
Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) мондый кагыйдәләрне шәхсән үзе урнаштырган, бу турыда сахих хәдистә әйтелә: “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) Мәдинәгә килгәч, ул яһүдиләрнең Гашура көнендә ураза тотканнарын күргән. Ул алардан моның сәбәбен сораган һәм алар: “Бу көнне Аллаһ Муса (аңа Аллаһның сәламе булсын!) пәйгамбәрне коткарып калып, фиргавенне (борынгы Мисыр хәкиме) суда батырып үтергән. Шуңа күрә без, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән, бу көнне ураза тотабыз”, - дип җавап биргәннәр.
Моны ишеткәч, Пәйгамбәр (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!): “Без Муса пәйгамбәргә: (аңа Аллаһның сәламе булсын!) сезгә караганда якынрак, безнең аңа хокукыбыз сезнекеннән күбрәк”, - дигән һәм шул көннән башлап Гашура (һиҗри тәквим буенча мөхәррәм аеның унынчы кичәсе) көнен ураза тотып олылый башлаган, башка мөселманнарга да бу көнне ураза тотарга кушкан.
Бөек Ислам галиме, дүрт мәзхәб белгече сәед (Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең нәселеннән булган), Мәккәдә һәм Мәдинәдә иң зур хөрмәткә лаек булган Шәех Мөхәммәд ибне Галәви әл-Мәлики (1946-2004).