М.Шәймиев Болгар ислам академиясе хакында: "Без бик зур юлга чыгабыз"

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының Попечительләр һәм административ советлары утырышы үткәрелде.

БӘЙЛЕ
2017 Мар 16. Фото:dumrt.ru

Утырыш Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә барды. Сөйләшүдә күп сандагы ведомство җитәкчеләре белән бергә дин әһелләре дә катнашты. Аерым алганда, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, мөфти урынбасары, РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин һәм башкалар булды.

Болгар ислам академиясендә алып барылган эшләр белән фондның башкарма директоры Татьяна Ларионова таныштырды. Ул хәзерге вакытта монтаж эшләре тәмамлануы хакында сөйләде. “Уку корпусының, кампусларның фасадларын бизәкләү һәм эчке ягында төзү эшләре алып барыла. Без 2017 елның 1 сентябрендә Болгар ислам академиясендә укулар башлансын өчен барлык шартларны тудырабыз. Алга таба эшчәнлек - Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте карамагында”, - диде ул.

Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фонды тарафыннан 1 сентябрьгә барлык төзү эшләре башкарылып, биналар төзелеп, комплекс тулысынча әзерләп тапшырылачагы хакында әйтте. “Хәзерге вакытта җитәкчелек составы җыела. Бу бик катлаулы һәм мөһим мәсьәлә. Без бик зур юлга чыгабыз. Россиядә традицион ислам кыйммәтләренә туры килгән, аларны саклаучы ислам мәгарифе юк. Без традицион кыйммәтләрне саклаган тулы бер мәгариф системасын булдырырга тиеш”, - диде М.Шәймиев.

Мәгълүм булганча, 2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу турында" Указны имзалады. Указ буенча, традицион дини кыйммәтләрне саклау һәм үстерү, конфессияара һәм милләтара тынычлыкны һәм килешүне ныгыту максатыннан, мөселманнарның "Болгар ислам академиясе" фәнни-мәгърифәти һәм дини-мәгърифәтчелек мөселман үзәген төзү инициативасы хупланды.

2016 елның 21 маенда дөньяның төрле илләреннән килгән кунаклар катнашында Болгар ислам академиясе нигезенә беренче истәлек ташын салу тантанасы уздырылды.

Агымдагы елның 21 маенда Болгар ислам академиясен ачу һәм 1 сентябрьдән укулар башлау ниятләнелгән, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе