“Милләтләр һәм диннәр арасында тынычлык һәм татулык – республикабызның конкурентлыкта өстенлеге ул. Дөньядагы тискәре тенденцияләр, шулай ук алар белән бәйле килеп туган каршылыклар җирлегендә болар аеруча әһәмият ала. Быел бай тарихи-мәдәни мирасыбызны торгызу һәм илебездә дини белем бирү системасын камилләштерү өлкәсендә мөһим эшләр башкарылды.
Болгар ислам академиясен төзү һәм Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу кебек әһәмиятле проектларны тормышка ашыру эше башланып китте. Изге Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрен торгызу белән беррәттән, әлеге проектлар Татарстандагы төп диннәрнең тигезлеген һәм бер-берсенә ихтирамны гәүдәләндерә, аларның киләчәктәге нәтиҗәле хезмәттәшлегенә ныклы нигез булып тора.
Бу башлангычларыбызда федераль хакимият органнарының, мөселман һәм православие җәмәгатьчелеге лидерлары, бизнес вәкилләренең һәм республикабыз халкының хуплавын һәм аңлавын тою безнең өчен бик мөһим.
Мәскәү һәм бөтен Русь Изге Патриархы Кириллның Казан Мәрьям Ана иконасы Соборын торгызу урынында истәлек ташы кую уңаеннан Татарстанга килүе һәм бәйрәм чараларында катнашуы – диннәр арасындагы үзара багланышларны һәм рухи кыйммәтләрне ныгытуда Татарстанның зур роль уйнавын тану ул.
«Изге Болгар җыены», Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы, шулай ук Болгар ислам академиясенә нигез салу уңаеннан тантаналар аеруча зурлап уздырылды. Академия киләсе елда ачылыр дип көтелә. Ул мөселман дини мәгариф системасының иң югары баскычы, татар дин гыйлеме бирү мәктәбе традицияләрен саклау һәм Россиянең татар-мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү үзәге булырга бурычлы”, - диелә Юлламада.
http://president.tatarstan.ru/ сайты белән берлектә Римма Гатина.