Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше ничек бара? (ФОТО)

Бүген Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгарга эшлекле сәфәр кыла. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров - Болгарда.

БӘЙЛЕ
2016 Окт 07. Фото:dumrt.ru

Рәсми вәкилләр, Болгардагы яңа корылмалар төзелешләренә җаваплы җитәкчеләр, дин әһелләре Болгар ислам академиясе һәм Кол Гали кунакханәсе төзелеше барышы белән таныштылар. Төзелешкә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләштеләр, дип хәбәр итә Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте.

Фото: dumrt.ru

Мәгълүм булганча, быел апрель ахырында Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында “Яңарыш” фондының Попечительләр советы киңәшмәсендә Болгар ислам академиясе проекты тәкъдим ителде. 21 майда бабаларыбыз Ислам динен рәсми кабул иткән көндә Болгар җыены үткәрелде. Шушы халкыбызны берләштерүче җыен быел тарихи вакыйгадан башланды – Болгар ислам академиясе нигезендә дога кылынды, тәкъбир әйтелде һәм киләсе буыннарга васыять рәвешендә нигез ташына капсула куелды.

Хәзерге вакытта Болгар ислам академиясе комплексы уку һәм яшәү корылмалары түбә астына кертелгән. “Безнең алда салкыннар башланганчы төзелешкә коммуникация челтәрен ялгау һәм җылылык җибәрү бурычы тора. Без кыш көне дә биредә эш алып барырга һәм төзелешне вакытында тәмамларга теләсәк, бу бик тә мөһим”, - диде Минтимер Шәймиев. План буенча биредә 2017 ел көзендә инде абитуриентларны кабул итәргә тиешләр. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Академия бинасы Ак мәчет белән бер стильдә корыла. Алар арасында бакча булачак. Шулай ук бирегә сәхабәгә һәйкәл кую ниятләнелә.

Бинаны бизәкләү өчен ташлар кайтартылган. Шушы көннәрдә Грециядән белгечләр килүен көтәләр. Гыйнварга кадәр бер уку һәм яшәү корпусын төзеп бетерергә планлаштырылган.

Академиянең төп ишеге өстендә таштан ясалган вуз исеме һәм эмблемасы барлыкка киләчәк. Ул ике яки өч телдә язылачак.

Бүгенге көндә академия мөгаллимнәре составы туплана. Сөйләшүдә катнашкан Рөстәм хәзрәт бу эшнең бик җитди булуын ассызыклады.

Чөнки академиядә илебезнең мөселман өммәте элитасы – ислам фәннәре буенча галимнәр, магистрлар һәм докторлар әзерләү каралган. Болгар академиясе Россия мөселман галимнәре берлеген, мөселман дин әһелләре өчен фәнни-белем бирү үзәген, Болгар ислам китапханәсен, дәрәҗәле мөселман галимнәреннән торган белгечләр шурасын, татар дини мирасын өйрәнү үзәген үз эченә алачак.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе