Бу акчалар "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фондына кергән. Бу хакта фондның матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза islam.ru.
Билгеле булганча, Болгар ислам академиясе 2016 елның маенда төзелә башлаган иде. Академия киләсе елда ачылыр дип көтелә. Ул мөселман дини мәгариф системасының иң югары баскычы, татар дин гыйлеме бирү мәктәбе традицияләрен саклау һәм Россиянең татар-мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү үзәге булырга бурычлы.