Мәүлидне дөньяның төрле илләрендә ничек үткәрәләр?

Индонезия Индонезиянең 88% халкын мөселманнар тәшкил итә. Мәүлид көнне монда дәүләт оешмалары, күпчелек кибетләр эшләми, газета-журналлар чыгарылмый.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 09. Фото:IslamReview.ru

Мөселманнар, әзерлек эшләрен алдан ук тәмамларга тырышып, бәйрәмне көтеп ала. Бу көнне мәчетләрдә салаватлар, касыйдәләр укыла, Пәйгамбәрнең тормыш юлы искә төшерелә.

Чаралар тәмамланганнан соң, бар кешегә дә татлы ризыклар, ә кайбер өлкәләрдә хушбуйлар өләшенә.

Индонезиянең Банда Аче өлкәсендә мәүлид йөз көнгә үк сузыла. Тарихи чыганакларда билгеләнгәнчә, бу госманлы империясенең солтан аче белән тыгыз мөнәсәбәтләренә барып тоташа. Солтан Сәлим II вакытында аче солтан Госманлы империясеннән басып алучыларга каршы ярдәм сорый һәм ел саен салым түләп барырга тәкъдим итә. Солтан Сәлим II акчадан баш тарта, ләкин тәъдим ителгән салымга дип җыелган акчаларын мәүлид үткәрергә тотуларын сорый. Бу акча исә шулкадәр күп була ки, хәтта мәүлидне йөз көн дәвамында үткәрергә җитә.

Бу традиция бүгенге көнгә кадәр сакланып килә дә. Шушы йөз көн дәвамында Банда Ачеда өлкәнең байлары бар кеше өчен пешерелгән ризыкларның чыгымнарын түли. Мөселманнар бер-берсен сыйлый, кунакка чакыра, салаватлар әйтә. Бәйрәм тәмамланганда, кешеләр бер-берсенә “букулах”лар – банан яфракларына төрелгән бүрттерелгән дөгеле төргәкләр өләшә. Кешеләр иң матур киемнәрен кия, балаларга кечкенә бүләкләр бирелә.

Европа илләре

Испания, Бөекбритания, Франция, Германия, Австрия, Голландия кебек илләрдә мәүлид бәйрәменә мөселманнар мәсетләрдә җыелып салаватлар әйтә, Пәйгамбәребезгә багышланган касыйдәләр укый. Коръән уку, сира (тарих) буенча бәйгеләр үткәрү матур гадәт булып тора.

Төркия

Борынгыдан калган гадәт буенча, Төркиядә мәүлид көнне күп кенә мөселманнар бер-берсенә бүләкләр бирә. Элек котлау хатлары җибәрү дә киң таралган була. Мәчеттә намаз һәм салаватлардан соң мөселманнар бер-берсен котлый, пылау һәм дөге белән сыйлый.

“Дин һәм мәгыйшәт” газетасыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе