Мәүлид аенда Пәйгамбәребез турында махсус берәр китап укучылар бар - Татарстан мөфтие

24 декабрь көнне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, төрле милләт яшьләре белән очрашу максатыннан, Түбән Камага сәфәр кылды. Сәфәр дәвамында мөфти өлкәннәргә дә, яшьләргә дә Мәүлид ае дип атап йөртелә торган рәбигуль- әүвәл аеның хикмәтләрен җиткерде.

БӘЙЛЕ
2016 Дек 26. Фото:dumrt.ru

Дүрт мең сөннәт бар...

Мөфти, Казан инновация университетының Түбән Камадагы филиалы оештырган "Мөхәммәд Пәйгамбәрнең рухи мирасы: кичә, бүген, иртәгә" дип исемләнгән семинарда катнашыр алдыннан, башта Җәмигъ мәчетендә булды. Биредә имам-мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, мәчеткә йөрүчеләр белән очрашып, намаз укыды, дога кылды, аннары Пәйгамбәребез хакында нәсыйхәтләрен җиткерде.

Камил хәзрәт, мөселман кардәшләребезгә мөрәҗәгать итеп, Рабигуль-әүвәл аенда безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәллам дөньяга килгәнлеген әйтте. - Хәзер интернетларда элек Мәүлидне үткәрмәгәннәр, дип сүз тараталар. Минем фикеремчә, ничек мин аны аңлыйм - шулай әйтәм, Мәүлид ул – зикернәби, ягъни Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам турында сөйләшсәк, тыңласак, аңласак, ул Мәүлид дип санала. Мәүлид - ул Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлламгә карата хөрмәт күрсәтү. Бервакыт Пәйгамбәребездән: “Нигә сез дүшәмбе саен ураза тотасыз?” - дип сораганнар. Ул: “Дүшәмбе - минем туган көнем”, - дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез үзенең туган көнен ассызыклап күрсәткәнме?! Аерым гыйбадәт белән аны аерган. Бу айда аның тормышын өйрәнергә һәм шатланырга Аллаһ үзе куша. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам сөннәтенә ияргән хәлдә яшәсәк, аның нинди зыяны бар?! Махсус бу айда аның турында укысак, өйрәнсәк, моның нинди зыяны булыр?! Бер шәехне күрдем, аңа сиксәннән артык, гомерендә бер тапкыр да җәмәгать намазын калдырмаган. Һәм шәкертләренә: “Көндәлек яшәештә 4 мең сөннәт бар. Әгәр мин шуларның берничәсен өйрәнмәсәм, артымнан иярмәгез”, - дигән. Җәмәгать, 4 мең сөннәт бар, аларны өйрәнергә кирәк бит. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәллам мәҗлестә ничек утырган, ничек үзен тоткан, кешеләр белән ничек сөйләшкән, ниләр кылган... Мәүлид ае менә шуларны өйрәнергә форсат, сәбәп.

“Нишләргә?” –диләр, укы дим...

Сәфәрнең икенче өлеше Казан инновация университеты филиалында студентлар арасында узды.

Университет филиалында Казан кунаклары - мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны һәм аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинны уку йорты җитәкчесе Илсөя Хамат кызы Мезикова каршы алды. Илсөя ханым: “Бездә төрле дин әһелләре катнашында чаралар узганы бар. Мөфти бездә беренче мәртәбә, шуның өчен бу очрашу безнең өчен тарихи мизгел. Без аның килүенә бик рәхмәтле. Бүгенге заманда ислам кыйммәтләрен яшьләргә аңлату бик мөһим, чөнки исламны террорчылык белән генә бәйләп күз алдына китерү булырга тиеш түгел”, - дигән фикерләрен җиткерде.

Очрашу ике сәгатьләп барды. Камил хәзрәт, нигездә, Мәүлид ае хакында аңлатты, Пәйгамбәребез хәдисләрен сөйләде. Шулай ук сорауларга җавап бирде, төрле хәлләргә карата фикерләре белән уртаклашты. Шушы урында мөфтинең бары бер фикерен бу очрашуда катнашмаганнар өчен дә бер нәсыйхәт булыр дип китерәсе килә.

- Кеше укыганда аның баш мие эшли. Кайбер яшьләр киләләр дә: “Нишләргә?” - диләр. “Укы,- дим. – укый өйрән. Башта үзеңә ошаганны укый өйрән”. Әйтик, кеше бер роман укый башласа да, андагы хәлләрне күз алдына китерә. Димәк, укыганда баш бертуктаусыз эшли. Китапны укыгач, аның фильмын карап карагыз. Аның аерым бер режиссер фикере генә икәнне аңлыйсыз. Укый өйрәнү бик мөһим. Хәтта кайбер галимнәр үсеш булсын өчен елга 100 китап укырга дигән план куялар. Монда тиз уку турында сүз бармый. Хәтта күп укый торган гаиләләр арасында аерылышулар аз диләр. Укыган кешедә яңа эмоциялэр, сүз байлыгы күп була. Алга таба “Нишләргә?” - дип сорау бирүчеләргә динебез, пәйгамбәребез турында укырга киңәш итәм. Мәүлид аенда Пәйгамбәребез турында махсус берәр китап укучылар бар, - диде ул.

Түбән Кама имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренә караганда, мөфти үткән юлы шәһәр мөслимәләренә вәгазь сөйләгән булса, бу юлы сәфәрне оештырганда мәчет картларын һәм яшьләрне күз алдында тотканнар. “Уку йорты - яшьләр җыелган урын. Яшьләр безнең киләчәк. Әгәр дә без бүген дини кыйммәтләрне, гореф-гадәтләребезне яшь буынга сеңдерә алмасак, динебезне, милләтебезне саклый алмаячакбыз. Кызганыч, бүген телевизорны ачсаң, кеше үтерү, кан кою кебек вакыйгаларны күрсәтәләр. Бу адымнарга барганнар бит динне белүчеләр түгел. Әмма кемдер шуларны күреп ялгыш уйларга мөмкин. Әгәр дә республикабызның баш дин әһеле – мөфтие Пәйгамбәребез сөннәте турында аңлата икән, бу бик үтемле, чөнки ул сөекле пәйгамбәребезнең хакыйкый сурәтен сөйли”, -диде имам-мөхтәсиб.

Коръән – яшәү рәвеше

Мөфтинең очрашулары барган арада, шәһәр мөслимәләре киләсе чарага әзерләнә. 30 декабрьдә Җәмигъ мәчетендә “Коръән - яшәү рәвеше” дип аталган кичә уздырачаклар. Бу хакта мөгаллимә Галия ханым Сафина хәбәр итте. “Бу кичә кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллиның китабын тәкъдим итәргә җыенабыз”, - диде ул.

Галия ханым Сафина китапка карата фикерләре белән бүлеште: “Мөфти хәзрәтнең “Һәркем Коръән-хафиз була ала” - “Каждый может стать Коран хафизом” дигән китабын бер тында укып чыктым. Хәтта конспектлап бардым. Бу китап хакында кичәдә сөйләргә булдым. Коръән-хафиз булу - мөселманнарның хыялы бит ул. Бу китапта вәгазь сөйләгәндә бөтен нигез бар. Коръән уку фәзыйләтләре дә язылган. Хәтта ничек укырга киңәшләр бар. Үзем белмәгән кыйссаларны укыдым. Шаккаттым. Шушы китапны кешедә күреп кызыккан идем, аңардан сорап торган идем. Кичкә үземә бүләк иттеләр. Бик куандым”.

Кичәнең икенче өлешен гыйнвар башында уздырырга ниятлиләр.

Айзирәк Гәрәева, ТР МДН матбугат хезмәте


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе