Һәр намаз рәкәгатьләрдән тора. Рәкәгать – билгеле бер сүзләр һәм гамәлләр тәртибе. Намаз ике, өч һәм дүрт рәкәгатьтән торырга мөмкин.

Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда Җәлил хәзрәт Фазлыев кабат баш казый булып сайланды.
Ул 2006 елда беренче тапкыр Татарстанның баш казые итеп сайлануын искә төшереп узды. Аңа кадәр баш казый вазифаларын үтәгән Габделхак хәзрәт Саматовның: “Кем казый булып сайланды икән, пычаксыз суелды” дигән сүзләрен кабат хәтерендә яңартып, Җәлил хәзрәт Фазлыев казыйлык эшенең никадәр авыр булуын залда утыручыларга җиткерергә теләде. Ул башта эшне казыят советын төзүдән башлауларын, Габделхак хәзрәт Саматовны хөрмәтле казый итеп билгеләүләрен, аның киңәшләшеп эшләүләрен хәбәр итте.
“Бүген кайвакыт: “Казыйлар нишли, эше бармы?” – диеп сорау бирәләр. Хөрмәтле имамнар, мөхтәсибләр, барыгыз да менә залда утырасыз. Тик ятмыйсызмы, эшегез бармы? Эш күп бит! Бигрәк тә авыл имамнарының эше җиңел түгел. Без бит биш вакыт намазга мәчетнең ишеген ачабыз. Җәй көне иртән икенче яртыда мәчетнең ишеген ачып керергә кирәк (икенче ярты бит ул!), унбердә ястү укып чыгып китәргә кирәк. Эшне алып бару бик үк җиңел түгел. Мөхтәсибләрнең мәхәлләләре дә бар. Менә безнең казыйларыбыз мәхәллә эшен дә, мөхтәсибәт эшен дә, шуның өстенә казыят эшен дә алып баралар. Бүген җанны әрнеткәне – аерылышу мәсьәләләре бик күп”, - дип сөйләп китте Баш казый.
“Менә монда бездә 1500 имам бар дип утырабыз. Алар никах укый. Әле бездән тыш укучылары да бар, шулаймы? Кызганычка каршы, ярты никах таркала. Имам укыган никахның яртысын хәл итәргә (разбирать итәргә) казыйларга кала инде. Сез аның бәлешен ашаган, сәдакасын алган. Талак вакытында бәлеш пешереп, көтеп тормыйлар шулай бит? Менә Марат Мәрданшин (көньяк-көнчыгыш казые) бер гаилә белән кичке алтыдан унга кадәр дүрт сәгать утырды, күз алдына китерегез әле. Аллаһының рәхмәте булсын аңа!”, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев, күңелен бушатып.
“Кызганычка каршы, менә бу аерылу, талак мәсьәләләре мондый кешеләр арасында гына түгел, хәтта намаз укыйбыз дип, үзләрен мөселман дип санаган кешеләр арасында да бик күп һәм җитди мәсьәлә булып тора. Һәм безне бик борчый, - ди ул. - Шуңа күрә өч ел элек без казыят белән берлектә талак бирү нигезнамәсен эшләдек. Нинди очракларда хатын-кыз талак сорый ала – шуннан аңлашыла. Аны без Голәмәләр Шурасына тапшырдык. Менә алар эшләп бетергәч, ул законлы гамәлгә керер дип саныйбыз”.
Шулай ук Голәмәләр шурасы белән берлектә мәчетләрдә дини мәрәсимнәрне алып бару буенча низамнамә эшләнгән.
Баш казый сүзләренчә, бүген казыйлар гына талак мәсьәләләрен тикшерергә җитешә алмый, авыр. “Алга таба эшебезне матур итеп алып барыр өчен, район үзәкләрендә, зур шәһәрләрдә тәҗрибәсе булган имам-мөхтәсибләргә вәхтән дигән исем биреп, Гаилә саклау үзәкләре булдыру турында сүз алып барабыз. Менә безнең Балтачта бар ул, ЗАГС белән берлектә алып барыла. “Аерылабыз”, дип, гариза биргән парларны җыеп, кара-каршы утыртып сөйләшергә - гаиләне саклап калырга тырышабыз. Минем уйлавымча, бу бик мөһим. Бүген таныштыру үзәкләре бар, алары да кирәк. Гаиләләрне саклап калыр өчен дә, бергә тырышып эшләргә кирәк”, - дип, чыгышының шушы мәсьәләгә кагылышлы өлешен тәмамлады хәзрәт.
Римма Гатина.