Катнаш никахта туган баланың нинди динне сайлавы хәерлерәк? Кайсы очракта никах яңартыла? Балага исем сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә? Талак кайсы очракта әйтелә? Хәзрәт ЗАГС хезмәткәрләренең бу һәм башка сорауларына, шәригать күзлегеннән чыгып, тәфсилле җаваплар биргән.
"Без - дин әһелләре дә - гаиләләр таркалуга каршы. Гаиләләрне саклап калуда бергәләп төрле чараларны кулланып карарга кирәк. Аерырга дигән мөһер сукканчы, сез аларны безнең янга җибәрергә тырышыгыз, без дә нәсыйхәт бирик", - дип әйттем. Бу хакта Рөстәм хәзрәт Хәйруллин үзенең социаль челтәрдәге аккаунтында яза.