Татарстан Диния нәзарәте Уставына үзгәрешләр кертелә

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII корылтаенда катнашучылар ТР Диния нәзарәте Уставына үзгәрешләр кертүне хуплап тавыш бирде. Уставка кертелә торган үзгәрешләр белән нәзарәтнең юристы Айрат Билалов таныштырды.

БӘЙЛЕ
2017 Апр 18. Фото:dumrt.ru

“2015-2016 елларда Диния нәзарәтендә күпчелек үзгәрешләр булды. Без закон буенча бу үзгәрешләрне үзебезнең төп документка – Уставка кертергә тиеш”, - диде юрист.

“Иң мөһим үзгәреш шунда – билгеле булганча, Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 38 нче йорт адресы буенча яңа бинага күчте. Хәзер безнең адресыбыз - Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 38 нче йорт.

Уставта Диния нәзарәтенең татар һәм инглиз телендә тәрҗемәсе күрсәтелгән. Әмма гарәп телендә – Коръән телендә Диния нәзарәтенең исеме юк. Шул сәбәптән бу үзгәрешне Уставка кертергә тәкъдим ителә.

Белгәнегезчә, 2016 елда Диния нәзарәтендә Аксакаллар Шурасы эшли башлады. Аның рәисе – Айрат хәзрәт Әюпов. Уставның 3.4 статьясына Аксакаллар Шурасын Диния нәзрәтенең киңәшче органы итеп теркәргә тәкъдим ителә. Шулай ук Уставның 5.2 статьясына Пленум составына Аксакаллар Шурасы рәисен кертергә, 5.5 статьясына Пленум карамагына Аксакаллар Шурасы рәисен һәм әгъзаларын кертергә тәкъдим ителә. Аксакаллар Шурасы эшчәнлеге турында Уставка яңа 11 нче бүлек кертергә тәкъдим ителә.

Диния нәзрәте Уставына 10.3 статьясына яңа үзгәреш өстәргә – казыйлар шурасы әгъзаларының шәхси составы һәм саны пленум тарафыннан раслана дип күрсәтергә тәкъдим ителә”, - дип аңлатып үтте А.Билалов.

Моңарчы булган Уставта казыйлар шурасы әгъзалары, мөфти тәкъдиме белән, пленум тарафыннан 9 кешедән 4 елга сайлана дип күрсәтелгән булган. Яңа редакциядә ул статья түбәндәге редакциядә тәкъдим ителә. Казыйлар шурасы әгъзалары, мөфти тәкъдиме белән, пленум тарафыннан 4 елга сайлана. Казыйлар шурасы әгъзаларының шәхси составы һәм саны пленум тарафыннан раслана. Уставта Баш казыйга таләпләрне билгеләргә тәкъдим ителә. Баш казый вазифасына дәгъва кылучы кандидат дини һәм дөньяви белемгә ия булырга, Баш казый вазифасына дәгъва кылу процедурасына кадәр 5 ел дәвамында дини өлкәдә җитәкче вазифаларын башкарган, хөкемгә тартылмаган, намуслы һәм вөҗданлы, сәяси партияләрдә тормаган, намусын шик астына куярдай һәм гаеп итәрдәй гамәлләргә ия булмаска тиеш.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе