Никах - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә торган нигъмәт, бәхет ул

Җиһанда аклык, ап-ак галиҗанәп кыш хөкем сөрә. Табигатьнең аерата бер серле, әкияти могҗизалы чагы. Күпләр өчен бу чор - ике сөйгән йөрәкнең кавышу мизгеле дә. Ак күлмәкләр кигән кәләшләр - гүя аккошлар. Тын гына яуган ап-ак кар бөртекләре аларны иркәли, назлый кебек.

БӘЙЛЕ
2017 Фев 09. Фотосурәт: Д.Андросов

Никах - Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелә торган нигъмәт, бәхет ул. Адәм баласының үз гомерендә бер генә мәртәбә булырга тиешле никахын күңелләргә мәңге уелып калырлык итеп ничек оештырырга? Яңа гаилә кору мизгелен, туганнарың һәм якыннарың белән бергә бәйрәмгә әйләндереп, ничек озак еллардан соң да сагынып искә алырлык итәргә? Сезнең бу сорауларыгызга мондый тантаналарны оештыруда күпьеллык тәҗрибәсе булган белгеч һәм Казандагы "Ярдәм" мәчете карамагындагы мәҗлесләр залы администраторы Алсу Мөхәммәтова җавап бирә.

Алсу Мөхәммәтова белән сөйләшүебезне башлап җибәргәнче, "Ярдәм" мәчетенең уңай энергетикасы барлыгын, монда булган һәркемнең үзенә күрә бер җылылык, күңелгә бер рәхәтлек тоюын әйтеп китәсем килә. Исеменнән үк күренгәнчә, "Ярдәм" - игелекле эшләр кылына торган иман йорты. Биредә күп еллар инде инвалидлар, күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр һәм үз аяклары белән йөрүдән мәхрүм булганнар рухи, матди ярдәм дә ала, киләчәккә өмет һәм шатлык белән карый башлый. Аларның догалары һәм йөрәк түрләреннән чыккан рәхмәт хисләре мәчетне нур белән коендыра.

Никахка керүчеләрнең әти-әниләр фатыйхасын алуы – саваплы гамәл

– Алсу, "Ярдәм"дә никах һәм никах мәҗлесе уздыру яшьләр өчен кайсы ягы белән отышлы?

– Бездә туй мәҗлесе яки никах үткәрергә ниятләгән кешеләр тыныч күңел белән йөри ала: чөнки без теге яки бу вакыйгага ныклап әзерләнәбез, башыннан ахырына кадәр бөтен нечкәлекләрен исәпкә алып, уйлап эшлибез. "Ярдәм"дә бик уңайлы: мәчетнең фарыз залында никах укытып чыгу белән, кунаклар күтәренке кәеф белән мәҗлесләр залына кереп утыра. "Ярдәм"дә никах та укытсалар, мәҗлес тә үткәрсәләр, никах залын арендалаган өчен акча алынмый.

– Никахны оештыру эшләре нәрсәдән башланып китә?

– Иң элек безгә, яшь пар килеп, никахның көнен, үзләренә уңайлы вакытны билгеләп китә. Аннан соң без аларга мәчетне, никах укыла торган һәм мәҗлес үткәрү өчен әзерләнгән залларны күрсәтәбез. Яшьләр мәчетебезне, залларыбызны бик ошаталар. "Мәчеттә дә шундый гүзәллек булыр икән", - дип сокланалар. Хәзерге вакытта бездә 30 һәм 80 кешелек матур итеп бизәлгән, затлы итеп җиһазландырылган заллар бар. Берничә ай элек мәчет янында 150 кешелек уңайлы, зур зал эшли башлады. Мәҗлес вакытында мәдәни программага өстенлек бирүчеләр бездән нәкъ менә шушы зур залны сорый. Яшьлек бәйрәмнәрен зур залда оештыручылар, бик канәгать булып, безгә рәхмәтләр әйтеп китә. Кунаклар санын ачыклап бетергәч, никахлашучылар белән бергә бәйрәм менюсын төзибез. Анда беренче һәм икенче ашлар, җиләк-җимеш, яшелчә, сыр һәм итле салкын ризыклар, тәм-томнар, чәй, сок һәм су керә. Яшьләрнең, әти-әниләрнең теләк-тәкъдимнәрен исәпкә алып, "Ярдәм"дә менюны 1200 сумга да, 1500 сумга да төзергә була. Меню белән безнең "Вконтакте" социаль челтәрендәге "Никах в мечети "Ярдэм" в Казани" төркемебездә дә танышырга мөмкин.

150 кешелек мәҗлесләр залыбыз

Менюны тәгаенләп бетергәннән соң, кәләшне матурлау эшенә тотынабыз. Килешле күлмәк сайлыйбыз, кәләшнең никах көнендә нинди булачагын күзалларга тырышабыз. Кәләшләрнең күбесе күлмәкне үзе сатып ала. Ислам кануннарына туры килә торган туй күлмәген шулай ук "Ярдәм"дә прокаткага да алып торырга мөмкин. Күлмәге килешле булгач, яулыгы да килешле булырга тиеш бит инде аның. Кызлар мөселманча бәйләнгән яулык үрнәкләрен йә Интернеттан табып алып килә, йә күңелендә йөрткәнен безгә тасвирлап күрсәтә. Кәләшкә кайсысы килешәрәк төшкәнен карый торгач, бәйләп карагач, билгеле бер вариантка тукталабыз. Яулык бәйләгән өчен акча алмыйбыз. Болар барысы да кәләшне матурлау эшләренә керә.

Аннан соң кәләшне матур итеп бизәндерергә керешәбез. Никах көнендә һәрбер кыз гүзәл, серле булырга омтыла. Никахның мәчеттә узуын исәпкә алып, визажистлар кәләшләрнең табигый матурлыгын саклап калып, гүзәл бер образ тудыра. Хәзер туй һәм никах мәҗлесләренә тамадалар чакыру модага кереп китте. Берничә ел эчендә "Ярдәм" белән хезмәттәшлек итүче алып баручылар барлыкка килде. Гомернең бу гүзәл мизгелләре тарихта калсын, кабат-кабат сагынып искә төшерерлек булсын дисәләр, яшьләрне фотографлар һәм видеоператорлар белән дә очраштырабыз. Кәләшкә чәчкә букетымы, рус һәм татар телендәге тәбрикнамәләрме, телне йотарлык казлармы - боларның барысына да бездә заказ бирергә була. Никахка әзерләнгәндә, кәләш белән кияүдә нинди генә сорау туса да, мин аларның һәрберсенә җавап бирергә әзер.

Әлбәттә, никах укытыр алдыннан, яшьләр белән әңгәмә корып, никахның мөһимлеген аңлату эшләрен дә алып барабыз. Никахка керүчеләрнең әти-әниләр фатыйхасын алуы – саваплы, соңгыларының тантанада катнашуы күркәм гамәл икәнлеген әйтәбез. Күпләр никахның бер шарты - кәләшкә бирелә торган бүләк - мәһернең нәрсә икәнлеген белеп бетерми. Безгә кайчандыр никахта булган, әмма шәригать кануннары буенча аерылышмаган кешеләр дә килә. Никах укытканчы, әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертергә тырышабыз. Яшьләр никахлашырга тели икән, аларга никах турында бераз гына мәгълүмат тупларга киңәш итәр идек. Никахка керүчеләр төрле диндә икән, без аларны хәзрәтләр белән очраштырабыз. Ул кияү белән кәләшкә никахның нечкәлекләрен аңлатып бирә.

Хәзердән үк берничә пар июль аена язылып куйды

– Алсу, тантанага әзерләнү күпме вакытны ала? "Ярдәм"дә никах уздыру өчен ничә көн алдан язылырга кирәк?

– Монда һәр очракны аерым карарга кирәк. Күпме кунак чакырылуга, нинди хезмәтләр күрсәтелүгә карап, тантанага әзерләнү вакыты да билгеләнә. "Ничә көн алдан язылырга кирәк?" - дигәндә, никадәр алданрак язылсаң, шулкадәр яхшырак. Чөнки үзең теләгән көнне һәм иң мөһиме - күңелеңә хуш килгән мәҗлес залын сайлап алып була. Хәзердән үк берничә пар июль аена язылып куйды. Дүшәмбедә җомга көнне никах уздырырга теләп килүчеләр дә шактый. Билгеле: язын никах укытучылар күбрәк.

Быел яңа ел бәйрәмнәрендә дә чып-чын "урак өсте" булды: "Ярдәм"дә көн саен 8 пар никах укытты, шуның алты-җидесе мәҗлесне дә бездә уздырды.

Ә инде никах көнне кәләш белән кияү, тантана башланганчы, ике сәгать алдан килергә тиеш. Чөнки кәләшне киендерәсе, яулыгын матур итеп бәйлисе һәм бизәндерәсе бар. Гадәттә боларның барысына бер сәгать вакыт китә. Аннан соң яшьләр фотосурәткә төшә.

80 кешелек мәҗлесләр залыбыз

– Сез язын никах укытучыларның күбрәк булуын әйтеп киттегез. Бу нәрсә белән бәйле икән?

– Чыннан да, яз килү белән, гаилә корып яши башларга теләүчеләрнең саны арта. Тагын шунысы да бар: күп кеше, җәй башланганчы, никах укытып калырга ашыга. Күп очракта бу июнь аендагы ураза белән бәйле дип уйлыйм. Ифтар (авыз ачу) вакыты бик соң була, тантаналар уздыру өчен бик үк уңайлы чор түгел.

Саннарга килгәндә, хәл болайрак тора: яз айларында 150дән артык пар никах укытты, җәйлектә 250ләп никах булды, кышын гаилә корырга карар иткән парларның саны 100дән артып китте. Әлбәттә, кышын никахлар саны бераз кими төшә. Тагын шуны әйтәсем килә: сентябрь аенда "Ярдәм"дә 500 нче пар – Илдар белән Илүзә язмышларын бергә бәйләде. Аларга мәчетнең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов исеменнән Коръән бүләк ителде.

Декабрь аенда “Ярдәм” мәчетендә ишетмәүче кыз белән егет никахлашты

– Күңелгә уелып калган никахлар моның белән генә бетмидер инде...

– Юк инде, әлбәттә. Кайбер никахлар турында озак вакытлар уйланып йөрисең, кат-кат искә төшерәсең. Менә декабрь аенда “Ярдәм” мәчетендә ишетмәүче кыз белән егет никахлашты. Бу никах өчен мәчеткә ишарәләр телен белүче белгеч Рәисә апа Сабирҗанова махсус чакырып китерелде. Ул кияү белән кәләшкә ишарәләр ярдәмендә имам Рәфис хәзрәт Сәйфуллин сөйләгән сүзләрне аңлатып барды. Кыз белән егет исә ишарәләр ярдәмендә “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ” дип, иман кәлимәсен әйтте. Шулай ук “Бардым!”, “Алдым!” дигән сүзләр дә ишарәләр аша җиткерелде. Гадел дә, Мәдинә дә бер-берсенең дөньяны яңгыратып көлүләрен дә, балаларының беренче сүзләрен ишетмәячәк. Әмма аларның йөрәкләре – ихлас, күңелләре чиста. Әлеге никах барлык кешеләрнең бәхеткә лаеклы икәнлеген һәм бәхеткә ирешүдә бернинди киртәләр булмавын күрсәтте.

Хәтергә уелып калган тагын бер никах август аенда укылды. Татар кызы Регина белән испан егете Хосе язмышларын бәйләргә карар кылган икән. Регина белән Хосе Болгариядә студентлар алмашы буенча стажировка узган вакытта танышкан. Гаилә кору нияте белән, кыз белән егет әти-әниләренең фатыйхасын алган. Әмма монда Хосеның – католиклар, ә Регинаның мөселман гаиләсендә тәрбияләнүен истән чыгарырга ярамый. Билгеле булганча, шәригать кануннары буенча, мөселман кызы чит дин вәкиленә кияүгә чыга алмый. Казанга кызның кулын сорарга кайткач, Регинаның әтисе, яшьләргә фатыйхасын биреп, кияүгә мөселман булу шартын куя. Хосе бу шарт белән килешә һәм никах вакытында, кунакларның һәм мәчет хезмәткәрләренең йөрәкләрен җилкендерерлек итеп, бөтен шартын китереп: “Лә иләhә илләә Ллааh Мөхәммәд Рәсүлүллаh" дип, иман китерә. Аллаһы Тәгалә аларның никахын – бәрәкәтле, балаларын – иманлы, ә тормышларын бәхетле итсен.

“Ярдәм”дә шулай ук Финляндия, Мисыр, Иордания, Амстердам мөселманнары да никах укытты.

– Алсу, сез никахларны "Ярдәм"дә уздыру белән генә шөгыльләнәсезме?

– Без никахларны, мәчеттә генә түгел, өйләргә барып та оештырабыз. Күп кеше никахны туып-үскән йортында уздырырга тели. Хәзрәтләребез, аларга барып, никах укып кайта. Әлбәттә, боларның барысы турында да алдан килешү, сөйләшү зарур. Мин үзем кәләшне киендерергә, яулык бәйләргә кирәк булган очракта барып киләм. Этник мөселманнар да, дин тотучылар да никах укытканда матур булырга тели. Бәйрәм көнне барысының да серле һәм гүзәл буласылары килә.

– Этник һәм дин тотучы мөселманнарның никах мәҗлесләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Мәҗлесне алып бару өчен кайсы тамада чакырылу белән аерыладыр дип уйлыйм. Кайбер мөселманнар кунакларны дин кушканча утыртуны сорый, ягъни ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым-аерым утыра.

– "Ярдәм" мәчете, никахлар уздырудан тыш, тагын нинди хезмәтләр күрсәтә?

– Без, никах мәҗлесләреннән тыш, балага исем кушу, туган көн, кеше тормышында була торган мөһим вакыйгалар уңаеннан мәҗлесләр, ашлар уздырабыз. Никахларын дәүләт органнарында теркәтергә теләүчеләргә "Ярдәм" мәчете янындагы яшел газонлы, таш түшәлгән юллы, матур колонналы бер урынны тәкъдим итәбез. Алай гына түгел, хисләр өермәсе чолганышында калган яшьләр бу көнне, матур фотосурәтләргә карап, кабат-кабат искә төшерә алачак.

НИКАХЛАШУЧЫЛАРГА КИҢӘШЛӘР

"Ярдәм" мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов:

– Никах көне – бик вазифалы көн. Без никахны бәйрәм итеп алып барырга, яшьләр әйткән иман кәлимәсенә кушылып, кунакларның күңелен күтәрергә тырышабыз. Яшьләргә киңәшем шул: алар никахта булган нәсыйхәт сүзләрен һәрвакыт истә тотсын иде. Утыз ел яшәгән, балалар үстергән гаиләләр бүген дә: "Никахыбыз күз алдында тора, хәзрәтнең әйткән сүзләре һаман да колакта. Никах вакытында ул сүзләрне ишетми каласың. Тормыш алып баргач, балалар үстергәч, хәзрәт әйткән сүзләр искә төшә", – диләр. Яшьләргә әти-әниләре әйткән нәсыйхәт сүзләренә колак салу, олы яшьтәге кешеләр әйткән сүзләрне дикъкать белән тыңлау зарур. Аллаһы Тәгалә гаилә кору нигъмәтен бирә икән, аны саклап калырга тырышырга кирәк.

РӘХМӘТЛЕ ПАРЛАРДАН - ИХЛАС РӘХМӘТ СҮЗЛӘРЕ

Айгөл һәм Илдар ГАРИФУЛЛИННАР:

– "Ярдәм" мәчетенә күптәннән сокланып йөри идем инде. Төнлә дә балкып торучы бу мәчет, тыштан гына түгел, эчтән дә бик матур һәм уңайлы икән. Никах вакытында Раил хәзрәтнең (Әхмәтов - ред.) ир һәм хатын вазифалары турындагы вәгазе күңелгә уелып калды. Ул, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) тормышыннан мисаллар китереп, ир һәм хатынның бер-берсенә карата ихтирамы, түземлелеге, аңлашып яшәүләре, якын кешеңне авыр хәлдә ташларга ярамаганлыгы хакында сөйләде. Монда миңа һәм туганнарыма, дус кызларыма бик күркәм итеп яулык бәйләттеләр. Алсу – үз эшенең остасы, рәхмәт аңа. Никах мәҗлесе узган зал бик матур итеп бизәлгән, аш-су, өйдәге кебек, телеңне йотарлык итеп әзерләнгән иде.

Алинә СИРАЕВА:

– "Ярдәм" мәчетендә никахларны оештыручыларга ихлас рәхмәтебезне белдерәбез. Без бик дулкынландык. Әмма, заманча мәһабәт мәчеткә килеп керү һәм Ибраһим хәзрәт безне һәрвакыт ярдәм кулын сузучы Алсу янына озатып кую белән, җиңел сулап куйдык. Мондагы кебек үз эшен төптән белгән коллектив никахыгызны уздырырга алынган икән, күңелегез тыныч булсын! Биредә сезгә киңәш тә бирерләр, сабыр гына тыңларлар да, иң мөһиме – кабатланмас образ да тудырырлар. Мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтовка рәхмәтләребезне юллыйбыз. Ул сөйләгән вәгазь никах тантанасында катнашкан һәр кешенең күңеленә барып җитте, барысы да бик канәгать калды.

Алия РАМАЗАНОВА:

– "Ярдәм"дә безнең өчен мөһим булган вакыйга – никахыбызны оештыруда өлеш керткән мәчет коллективына бик зур рәхмәт белдерәбез. Монда, өйдәге кебек, бик рәхәт, уңайлы. Рәхмәтләребезнең олысы – Алсуга. Ул башыннан алып ахырына кадәр бәйрәмебезне оештырырга ярдәм итте, киңәшләрен бирде, һәрвакыт элемтәдә булды. Мондый очрашулар озак вакытлар күңелне җылытып тора. Никах мәҗлесен дә "Ярдәм"дә уздырдык без. Ризыклар бик тәмле итеп әзерләнгән иде. Без үзебез дә, кунакларыбыз да тантанадан бик канәгать калды. Бик зур РӘХМӘТ сезгә!!!

Соңгы ике елда “Ярдәм” татар һәм башка мөселман кешеләре өчен иң тансык-популяр өйләнешү урынына әйләнде

Гамил НУР:

– “Ярдәм”дә никахлар һәм йола бәйрәмнәрен оештыру – зур дәрәҗә. Бу урын Казанның иң кулай, отышлы һәм саваплы җире. Шуңа күрә аеруча никах укытучылар беренче чиратта “Ярдәм”гә юнәлә, яшь өйләнешүчеләр бәрәкәт алырга тели. Монда атмосфера чын татарча. Шулай ук оештыруда да бик уңган, акыллы белгечләр ярдәм итә, шул исәптән бушлай бонуслар да бирәләр. Монда яулык бәйләтергә, кием алырга да була. Бирегә тартып китерүче әйберләр шул: бәяләр бик арзан, ризыклары бик тәмле. Соңгы ике елда “Ярдәм” татар һәм башка мөселман кешеләре өчен иң тансык-популяр өйләнешү урынына әйләнде. Күптән түгел “Ярдәм” янында ап-ак мәликләр сарае кебек корылма барлыкка килде. Ул никахлар һәм башка мәҗлесләр оештыру өчен бик яхшы урын. Монда ашларны туклыклы һәм хуш китәрлек затлы итеп әзерлиләр. Ресторандагы кебек сыйфатлы, өйдә пешкән кебек хуш исле алар. Аны мичтән алып китереп тә өлгерәләр. Шул арада аралашырга, матур сүзләр тыңларга да мөмкинлек килеп тора. Бу залдагы һәр очрашу искитәрлек җылылык, туганлык һәм рухилык атмосферасында уза!

Илдар КЫЯМОВ:

– Мин туйны бер очрашу кичәсе, дәгъват дип аңлыйм. Анда күркәм нәсыйхәтләр, матур вәгазьләр белән эшлибез. Шулай ук дөньяви әйберләр турында сөйләп, көлдереп тә, шаярып та, җырлап-биеп тә алабыз. “Ярдәм”дә никах мәҗлесләре уздыру өчен тулы бер комплекс эшләп килә. Башыннан азагына кадәр уйланылган проект бу. Кайбер кеше: “Мәчет бит бу”, – дип әйтә. Мәчетнең фарыз бүлмәсе генә ярамый торган урын, анда никах укыла, намазлар, гыйбадәтләр кылына. Ә монысы – махсус шушындый мәҗлесләр өчен каралган комплекс. Анда мәҗлесләр үткәрү шәригатькә сыя торган әйбер, дип саныйм. Без дөньяда шатланып яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә безгә шундый мәртәбә биргән. Монда аш-сулары да бик әйбәт. Шәрыкъ ризыкларын да бик тәмле пешерәләр. Фирая ханым Таһирова табыннарны корып, карап тора, бик вакытлы итеп, җиренә җиткереп эшли. “Ярдәм” үзәге – Россиядәге бердәнбер үзәк бит инде ул. Бөтен нәрсә бик чиста, бик күркәм, бик тәртипле, җайлы, урынлы һәм чамалы. Мин барлык кешеләргә: “Гыйбрәт алу урыны буларак та, шушындый мәҗлесләр уздыру урыны буларак та, барсыннар, күрсеннәр. Ул – бик күркәм җир”, – дип киңәш итәр идем.

Ильяс ХАЛИКОВ:

– “Ярдәм”дә никах мәҗлесләрен оештыру өчен бөтен шартлар бар, яшь парлар өчен бөтен әйбер әзер. Мәҗлес заллары бик матур итеп эшләнгән. Мәҗлестә ничә кеше булуга карап, 30, 80 һәм 150 кешелек зур залны арендага алырга була. Яңа ачылган зур чатыр-зал юбилейлар уздыру өчен уңайлы. Хәзрәтләребез никахка керергә ният кылган яшьләр белән сөйләшә, үгет-нәсыйхәтен бирә. Бу яшь парларны куандырып, сөендереп җибәрә. Мәҗлесләрне алып барган вакытта, үзең дә сөенеп, шатланып эшлисең. Чөнки халыкка дини, әхлакый кыйммәтләрне, гореф-гадәтләребезне җиткерәбез. Дини җырлар, мөнәҗәтләр белән яшьләрнең парлы тормышын бизисебез килә.

Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАР:

– “Ярдәм” мәчете бик уңайлы урында урнашкан, машина кую урыны да бар. Никах мәҗлесләренә килүчеләргә: “Машинамны кая куйыйм икән?” – дип, аптырап йөрисе юк. Никахларга килгән кешеләр күрмәүчеләргә ярдәм йөзеннән садакаларын да калдыра, дога да кылдыра ала. Фотосессия өчен дә бик матур урын. Никахларны һәм никах мәҗлесләрен җиренә җиткереп, бөтен нечкәлекләрен белеп оештыручы Алсуның әле тагын идеяләре бар дип беләм. Карлар эрегәч, аларны тормышка ашырырлар дип уйлыйм. Күптән түгел генә ачылган 150 кешелек зур залда эшләве тагын да уңайлырак. Бизәлеше буенча бик матур, күп кеше сыя. Яңа гына ачылган булгач, анда ташламалар да ясыйлар дип беләбез.

Данис МӨХӘММӘДИЕВ:

– “Ярдәм”дә күптәннән никах мәҗлесләрен оештыруда катнашам. Заллары зур, матур. Зур залда эшләве җайлырак. Тәнәфесләрдә рәхәтләнеп чыгып биергә, уеннар уйнатырга була.

Кызыклы фактлар:

- “Ярдәм” мәчетендә сентябрь аенда 500 нче никах укылды

- Декабрь аенда мәчеттә ишетмәүче мөселманнар никахлашты. Никахка ишарәләр теле белән аңлатучы тәрҗемәче чакырылды

- Мәчеттә рус, татар, гарәп һәм төрек телләрендә никахлар укыла

- Никах мәҗлесләрендә вегетарианнар һәм чи ризыклар белән тукланучылар (сыроеды) өчен ризыклар махсус әзерләнә

- Көзен “Эдем бакчалары” дип исемләнгән 150 кешелек зур банкет залы ачылды

- Зур банкет залын арендалаган парлар өчен фотосессия түләүсез оештырыла

- “Ярдәм”дә банкетларга заказ бирүчеләр никах залын алып торган өчен түләми

- Җәен татар кызы Регина белән испан егете Хосеның никах туе узды. Хосе Ислам динен кабул итте

Сәхифәне Римма Гатина әзерләде.

Язма "Идел" журналы өчен эшләнде. Д.Касыймов, Д.Андросов, Э.Миңнеханова, Д.Әмирова, Е.Лукьянов, Л.Фәйзуллина, Р.Халелов фотосурәтләре кулланылды.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе