“Ярдәм” мәчетендә испан егете белән татар кызы кавышты

“Ярдәм” мәчетендә бу көннәрдә татар кызы Регина белән испан егете Хосега никах укылды. Никахны мәчетнең имамы Раил хәзрәт Әхмәтов укыды.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 16. Фото:yardem.ru

Регина белән Хосе Болгариядә студентлар алмашы буенча стажировка узган вакытта танышкан. Берничә ел аралашу дәверендә Регина Хосеның киң күңелле, ачык, әти-әниләренә зур ихтирам белән каравын, балаларны яратуын, алар белән уртак тел таба белүен күреп торган. Егетнең бу асыл сыйфатлары, елмаюы кызда хисләр уянуга сәбәпче булган да инде.

Гаилә корырга ният кылу белән, кыз белән егет әти-әниләренең фатыйхасын алган. Әмма монда Хосеның – католиклар, ә Регинаның мөселман гаиләсендә тәрбияләнүен истә тотарга кирәк. Билгеле булганча, Шәригать кануннары буенча, мөселман кызы чит дин вәкиленә кияүгә чыга алмый. Казанга кызның кулын сорарга кайткач, Регинаның әтисе, яшьләргә фатыйхасын биреп, кияүгә мөселман булу шартын куя.

Хосе бу шарт белән килешә һәм никах вакытында кунакларның һәм мәчет хезмәткәрләренең йөрәкләрен җилкендерерлек итеп, бөтен шартын китереп: “"Лә иләhә илләә Ллааh Мөхәммәд Рәсүлүллаh" дип, иман китерә. Яшьләр алга таба гаилә тормышын Казан һәм Мадрид белән бәйли.

“Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтов бәхет, мәхәббәткә ирешеп, һәр яктан камил балалар тәрбияләп үстерерләр дигән теләктә тора. “Аллаһы Тәгалә аларның никахын – бәрәкәтле, балаларын – иманлы, ә тормышларын бәхетле итсен”, - ди ул.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе