“Ярдәм” мәчетендә шушы көннәрдә ишетмәүче кыз белән егет никахлашты. Бу никах өчен мәчеткә ишарәләр телен белүче белгеч Рәисә апа Сабирҗанова махсус чакырып китерелде.
Ул кияү белән кәләшкә ишарәләр ярдәмендә имам Рәфис хәзрәт Сәйфетдинов сөйләгән сүзләрне аңлатып барды. Кыз белән егет исә ишарәләр ярдәмендә “Лә иләһә илләллаһ, Мөхәммәт рәсүлуллаһ” дип, иман кәлимәсен әйтте. Шулай ук “Бардым!”, “Алдым!” дигән сүзләр дә ишарәләр аша җиткерелде.
Фотосурәтнең чыганагы: yardem.ru, Данис КасимовГадел дә, Мәдинә дә бер-берсенең дөньяны яңгыратып көлүләрен дә, балаларының беренче сүзләрен ишетмәячәк. Әмма аларның йөрәкләре – ихлас, күңелләре чиста. Алар Аллаһы Тәгалә йортында – мәчеттә никах укытырга булганнар. Яшьләрнең бәхетле йөзләренә күз салуга, аларның һәм якыннарының бик тә, бик тә бәхетле булуларын аңларга була иде.
Әлеге никах барлык кешеләрнең бәхеткә лаеклы булуын һәм бу бәхеткә ирешүдә бернинди киртәләр булмавын күрсәтте. Сынау буларак җибәрелгән ишетмәүчелек бәхет юлында каршылык була алмый икән. Гадел белән Мәдинә бер-берсенә мәхәббәт сүзләрен кычкырып әйтә алмаса да, бу мәхәббәт сүзләре йөрәктән йөрәккә күчә. Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә дип юкка гына әйтмиләрдер.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел