Корбан гаете көнендә нәрсәләр эшләргә?

12 сентябрьдә Татарстанның барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете үтәчәк. ТР Президенты Указы буенча, 12 сентябрь ял көне итеп билгеләнде. Төп бәйрәм чарасы башкаланың Кол Шәриф мәчетендә уздырыла. Иртәнге сәгать 05.10 - 05.40 – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның вәгазе булачак.

Читайте также
2016 Сен 10. Фото: videolike.org

"Гает намазы — вәҗеб, иртәнге намаз — фарыз. Шуңа күрә без халыкны иртәнге намазга да мәчеткә җыю яклы. Аны җәмәгать белән уку — ялгыз гына укуга караганда егерме җиде мәртәбә саваплырак", — ди Җ.Фазлыев.

Гает көнне тагын нинди саваплы гамәлләр үтәргә мөмкин соң? Беренчедән, гает намазына сәхәрдән соң уразадагы кебек ашамыйча-эчмичә бару — бик күркәм эштер. Гает намазы укып кайткач (беренче корбанның каны җиргә таму белән) ризык кабу бик тә саваплы. Шулай ук корбан шулпасы белән авыз итәргә дә мөмкин.

Гает — ул сөенеч көне, догаларның кабул була торган вакыты. Ә дога кабул булсын өчен без ул көнне Аллаһ риза булырлык итеп үткәрергә тиешбез. Намазларны укыгач, гает сәдакасы бирергә, зиратка барып каберләрне зиярәт кылырга, Коръән укырга киңәш итәбез. Авыру-сырхауларның, туганнарыңның хәлен белү — Аллаһы Тәгалә канәгать була торган гамәлләрдән булыр.

Байлыгы көмеш нисабы белән 595 граммга җиткән кешегә (быел бу якынча 24 мең сумга туры килә) корбан чалу вәҗеб була. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.

Нисабка «тере» акча гына түгел, өеңдә булган барлык «роскошь» — алтын-көмеш эшләнмәләре дә керә. Әҗәте булган кешегә корбан чалу вәҗеб түгел. Әҗәткә кермичә генә корбанлыгын булдыра алган кешегә корбан вәҗеб хөкемендә. Әҗәтенең түләве дә кот очарлык булмаган кеше, сарык суеп, аны гаиләсе өчен тота ала.

Уйлап кына карыйк: бүгенге көндә әҗәтле кеше дә «әҗәтем бар», дип, ашамыйча-эчмичә тормый бит инде, продукциясен сатып ала. Урта хәлле һәм мохтаҗлыгы булган кеше итне үз гаиләсе өчен кулланса да дөрес була. Итне өчкә бүлү — ул бай кешеләр өчен. Аның берсе — үзе, икенчесе — туганнары, калганы — авыру-сырхаулар өлеше. «Кабатлап әйтәм: кешенең гаиләсе урта хәллеләрдән түбәнрәк икән, корбан итен гаиләсе өчен кулланса да, үзе ашаса да, Аллаһы Тәгаләгә якын булыр. Бу гамәлне үтәүченең кальбе чистара. Итне өләшеп бетерергә дигән сүз түгел», — диде Җ.Фазлыев.

«Дога-теләкләребез кабул булсын дисәк, мөмкинлеге булган һәр кешегә корбан чалырга кирәк», — ди Җәлил хәзрәт. Корбан чалмый икән, нинди генә теләк теләсә дә, аның кабул булуы шикле. Чөнки ул ваҗеб гамәлне үтәмәгән була. Шуңа күрә бәйрәм көннәрендә хәер сәдакалары бирергә, туганнарыңның хәлен белергә, ятимнәргә барырга, аларны сөендерергә кирәк.

– Зур бәйрәм табыны әзерләсәк хәерле булыр. Безнең гает табыны ул бөтен табыннардан да матуррак булырга тиеш, чөнки бу бәйрәм барлык дөньяви бәйрәмнәрдән дә өстенрәк бит. Бу көннәрдә без бер-беребезгә бүләкләр бирешергә, хәлләребезне белешергә, котларга тиешбез. Менә бу әлегә халыкта гадәткә кереп бетә алмый, — дип ассызыклый ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые.

Мөбарәк Корбан бәйрәме көннәрендә тәкәбберлекләребезне ташлап, ата-анабызга, туган-тумачаларыбызга һәм дә барча җан ияләренә ихтирамлы булып, аларның бәхиллекләрен сорап, хәер-догаларын алырга тырышсак иде.

(«Дин вә мәгыйшәт» газетасыннан).

Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе