
Очрашуда шулай ук "Сария Био-Индастрис Волга" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең чимал белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Антон Шишкин, мөфтиятнең “Хәләл” стандарты комитеты җитәкчесе Марат Низамов һәм “Иске шәһәр” префекты Марат Усманов катнашты, дип хәбәр итә җмөфтиятнең матбугат хезмәте.
Очрашу вакытында алар мөселманнар өчен мөһим бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме вакытында хайваннарны чалганнан соң калган калдыкларны җыю һәм эшкәртү, корбанны кайсы урыннарда чалып булачагы турында сөйләштеләр.