
Мөселманнар, Президентка мөрәҗәгать итеп, Россиядә Ислам динен тотучыларның сан буенча икенче урында торуын белдерә. 2002 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча, Россиядә мөселманнар 14,5 миллион кешегә җитә. Ә бу илдәге барлык халыкның якынча 10 проценты дигән сүз. Петиция авторлары сүзләренчә, бүгенге көндә бу күрсәткеч 20 процентка җитә, дип хәбәр итә islam.ru.
Үз вакытында мөселманнарның Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен дәүләт дәрәҗәсендә ял көннәре итеп билгеләү тәкъдиме белән Мөселманнарның үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең Югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Россия мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, Чечня Республикасы башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Россиянең һәм башка күренекле җәмәгать эшлекләре чыккан иде.
Әлеге петиция 500 тавыш җыярга тиеш. Аның әле якынча яртысы гына җыелган.