Республиканың Баш ветеринария идарәсе корбанлыкка терлек кайтартырга яраган төбәкләр исемлеген игълан итте

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе Корбан гаете көннәрендә чалына торган мөгезле терлеккә карата куела торган таләпләр белән белән таныштырды. Бәйрәм көннәрендә бары тик сәламәт булган сарык, сыерны гына чалырга мөмкин.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 08. Фото: novostimira.net

Татарстанга корбанлык өчен хайваннар Россиянең башка төбәкләреннән дә кайтарыла. Идарәдән алынган мәгълүмат буенча, Чувашия, Удмуртия, Мари Эл, Башкортостан, Киров Республикалары, Ульяновск, Самара, Оренбург, Вологда, Кострома өлкәләре имин төбәкләрдән исәпләнә.

Ә Ростов, Волгоград, Саратов, Әстерхан өлкәләре, Ставрополь һәм Краснодар крайлары, Адыгея, Ингушетия, Төньяк Осетия, Дагыстан, Калмыкия, Чечен, Карачай-Черкес Республикалары, эре һәм кечкенә мөгезле терлек арасында таралган авырулар белән бәйле, имин булмаган төбәкләрдән санала.

Таможня Берлеге Комиссиясенең 2010 ел, 18 нче июнендәге 317 нче карары белән расланган бердәм ветеринария-санитария таләпләре буенча, теге яки бу төбәккә бруцеллезга, лептоспирозга һәм чәчәккә (оспа) каршы вакцина ясатылмаган терлек кертелә алмый.

Вакцина ясатылган корбанлыклар алып кайтыла торган бу территорияләрдә терлекләр түбәндәге йогышлы авырулар белән авырмаска тиеш (исемлек рус телендә бирелә):

- губкообразная энцефалопатия крупного рогатого скота и скрепи овец;

- меди-висна, аденоматоз, артрит-энцефалит;

- ящур;

- контагиозная плевропневмония крупного и мелкого рогатого скота, везикулярный стоматит, блутанг, чума;

- чума мелкого рогатого скота, нодулярный дерматит;

- туберкулез, бруцеллез, паратуберкулёз;

- оспа овец и коз;

- энзоотический лейкоз;

- лептоспироз;

- сибирская язва.

Корбанлык терлеккә табигый яки синтетик эстроген гормональ матдәләр, тиреостатик препаратлар, антибиотиклар, пестицидлар, шулай ук чалыр алдыннан дарулар бирү тыела.

Бер урыннан икенче урынга күчерелә торган терлекләрнең корбанлык белән тәэмин итүче хуҗалыгында карантинда тору вакыты 21 көннән дә ким булмаска тиеш. Бу вакыт эчендә терлекләрдә бруцеллез һәм туберкулез авырулары бармы-юкмы икәнлеге тикшерелә. Авыру терлекләр республикага кертелми.

Корбанлыклар, чалу урынына китерелгәч, 72 сәгать дәвамында чалынырга тиеш.

Россиянең терлекләр арасында йогышлы авырулар белән дан тоткан төбәкләреннән эре һәм кечкенә мөгезле терлекне кертмәс өчен, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе юл-патруль хезмәте белән берлектә тәүлек буе кизү торачак. Шулай ук мәҗбүри диагностик тикшерүләр узмаган терлекләр дә Татарстан Республикасына кертелмәячәк.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе корбанлык сатып алучыларның үзләрен дә игътибарлы булырга чакыра. Терлекләрнең РФ субъекты дәүләт ветеринария хезмәте тарафыннан бирелгән документлары булырга тиеш. Документлар терлекләрнең сәламәтлек өчен куркыныч тудырмавын, корбанлык кайтартылган җирлектә йогышлы авырулар таралмавын һ.б. расларга тиеш.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе