
Бәйрәм намазы Казанда 5 сәгать 40 минутта башлана. (Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазы кояш чыгу вакытыннан соң ярты сәгать узгач укыла) Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла һәм 3 көн дәвам итә.
Корбан бәйрәме көннәрендә Казанның 17 махсус мәйданчыгында корбан чалу оештырылачак. Быел Диния нәзарәте 2 меңгә якын сарык чала. Корбан ите республика мөхтәсибәтләрендәге мохтаҗларга, ятимнәргә, аз керемле гаиләләргә, инвалидларга һәм ялгыз картларга “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан таратылачак.
Башкалада корбан чалдыру түбәндәге мәчетләрдә оештырыла:
1. «Фатыйха» мәчете Кадыш т.м., Р.Зорге ур., 4а
2. «Казан нуры» мәчете Ф.Әмирхан проспекты, 3
3. «Әл-Мәрҗәни» мәчете К.Насыйри ур., 17
4. «Әҗем» мәчете Фәтхуллин ур., 15
5. Корбанга алынган малларны чалу комплексы Бертуган Петряевлар урамы
6. «Тынычлык» мәчете Мирный т.м., Мелитопольская ур., 15
7. «Гадел» мәчете Оренбург тракты, 193
8. «Ризван» мәчете Х.Мәүлетов ур., 48а
9. Ат спорты клубы Мирный т.м., Новоселья урамы, 70
10. «Жомга» мәчете Юдино т.м., Ильич урамы, 4
11. «Рамазан» мәчете Окольная урамы, 25Б
12. «Сөләйман» мәчете Левченко т.м., Ютазы урамы, 8
13. «Ислам дине» мәчете Чишмәле ур., 17а
14. «Биләл» мәчете Вознесение т.м., Иркен ур., 33
15. «Котдус» мәчете Карьер т.м., Ясная Поляна тыкрыгы, 16
16. «Иман нуры» мәчете Нагорный т.м., Дорожная ур., 32а
17. «Ислам» мәчете Дәрвишләр бистәсе, Вяземская ур., 28
ТР МДН матбугат хезмәте.