Татарстан мөфтияте корбан чалдырырга теләүчеләр өчен мәчетләр исемлеген тәкъдим итте

Быел Корбан бәйрәме 12 сентябрьгә туры килә. Бу көн турында Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләм: “Дөреслектә, бу көнебезне намаз уку белән башларбыз, аннан кайтып корбаннарыбызны чалырбыз. Шулай эшләгән бәндә сөннәтебезне үтәгән булыр”, - дип әйткән.

БӘЙЛЕ
2016 Авг 12. Фото:islamnews.ru

Аллаһның рәхмәтенә якынайта торган изге Корбан бәйрәме тирән мәгънәгә ия. Гарәпчә бу бәйрәм “Гыйд әл-әдха” дип атала. “Әдха” сүзе “корбан чалу” дигәнне аңлата. Мәгълүм булганча, корбан чалу йоласы безгә Ибраһим галәйһиссәлам белән Исмәгыйль галәйһиссәламнән калган. Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгел, Аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешә.

Бу хакта Аллаһ Раббыбыз Коръәндә Үзе әйтә:

“Аларның (корбанга чалынган хайваннарның) ни ите, ни каны Аллаһка түгел, Аңа фәкать сезнең тәкъвалыгыгыз гына ирешә” (“Хаҗ” сүрәсенең 37 нче аяте). Коръәндә “Кәүсәр” сүрәсенең икенче аятендә: “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал!” - диелгән.

Тәкъва булган, Аллаһны чын күңелдән сөйгән кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, корбанлык итен гаиләсенә, кунакларга һәм күршеләргә, фәкыйрьләргә һәм мескеннәргә өләшә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәл кыла.

Быел нисаб (бер ел буе кулланылмый торган акча ) күләме 24 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 24 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була.

Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.

Башкалада корбан чалдыру өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була:

(Исемлек бәйрәм якынлашканда үзгәрергә - корбан чалу урыннары артырга мөмкин )

Вахитов районы:

Мәрҗани мәчете (293-36-86; 249-56-32),

Кабан арты мәчете (8-917-248-15-70; 8-960-045-29-73);

Әмәт бистәсендәге “Өмет” мәчете (мәчетнең үзенә барып сорарга мөмкин);

Әҗем мәчете (278-29-83);

Идел буе районы:

Ризван мәчете (224-38-47),

Тынычлык бистәсендәге Тынычлык мәчете (8-937-613-51-37);

Гадел мәчете (269-50-37);

Яңа Савин районы:

Казан нуры мәчете (523-16-65; 523-16-56; 523-27-25);

Мәскәү районы:

Сөләйман мәчете (223-03-59; 512-03-77; 240-77-11);

Киров районы:

Ярдәм мәчете (223-03-59; 512-03-77; 240-77-11),

Рамазан мәчете (249-47-52),

Юдино бистәсенең Җомга мәчете (8-937-771-88-90);

Совет районы:

Таулы (Нагорный) бистәсендәге Иман нуры мәчете (234-84-07; 297-07-32; 296-32-89),

Дәрвишләр бистәсенең Ислам мәчете (234-65-23; 8-927-413-33-74),

Азино-2 микрорайонындагы Дин Ислам мәчете (262-30-88; 253-59-34; 8-903-305-59-34),

Азино-1 микрорайонындагы Гаилә мәчете (8-843-223-06-62).

Авиатөзелеш районы:

Салихҗан мәчете (513-66-50).

Мөкатдәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, барчабызга Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм рәхмәтенә ирешергә насыйп булсын!

Татарстан мөфтияте матбугат хезмәте материаллары буенча.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе