
Эш шунда: Кабан арты мәчетендә иске суыткычлар сафтан чыккан, ә яңаларын алу өчен, акча җыелып бетми. Яңа суыткыч алу өчен 425 мең сум акча җыю турында хәбәр иткәч, 82 мең сум акча керде, дип хәбәр итә мәчетнең рәсми сайты.
Итне сакларга урын булмагач, мохтаҗларга тарату өчен корбан ите кабул ителмәячәк икән. Корбан гаетендә җыелган һәм ел буе суыткычта сакланган итне социаль ашханә мохтаҗларны ашату өчен кулланган. Шулай ук ятим балалар катнашында мәҗлесләр, балалар өчен төрле юнәлештәге лагерьлар оештырылган.
Әлеге ит мәчет каршындагы якшәмбе курсларында укучылар - ислам нигезләрен һәм Коръәнне өйрәнүче балалар һәм өлкәннәр өчен дә әйбәт кенә булган. “Кунакханә” проектында катнашучылар – мосафирлар, хаҗга китү өчен Казанга килүчеләр, башкалага эше төшкән имамнар, экскурсиягә килгән балалар да бу итне ашаталар. Шулай итеп, “Зур корбан” проектын тормышка ашыру социаль ашханәне ел дәвамында тотарга мөмкинлек бирә.
Кабан арты мәчете имамнары әлеге проектның быел да тормышка ашырылуын теләп, Аллаһы Тәгаләдән дога кылып сорый. Әгәр дә проект тормышка ашырылса, мохтаҗларны һәм ятим балаларны ашатып, моның белән үз өстеңнән җаваплылыкны төшерергә мөмкин булачак. Бу, үз чиратында, өммәтебезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешергә ярдәм итәчәк.
Быел социаль ашханәдә Корбан гаетенең иң беренче көнендә – 12 сентябрьдә – мохтаҗларны ашатачаклар, дип хәбәр итә мәчетнең рәсми сайты.
Римма Гатина.