
Җәмигъ мәчетендә һәм район мәдәният йортында сөйләгән вәгазьләреннән соң сорауларга җаваплар да биргән ул. Очрашуга килүчеләрнең кунакка сораулары күп булган. Мәүлид – сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в.нең туган көнен бәйрәм итү турындагысы да булган. “Мәүлид кичәсен ничек бәйрәм итәргә?” дигән сорауга ул: “Хәләл ризыклар белән мәҗлес корып, хәләл эшләр башкарып үткәрегез, – дигән ул. – Мөхәммәд с.г.в. Коръәнгә таянып яшәгән. Мөселман кеше үзенең күркәмлеге белән башкаларны да үз артыннан ияртә. Бер-берегезгә шатлык-сөенечләр бүләк итеп яшәгез. Кешеләрне үзегездән биздермәгез. Динне катлауландырырга кирәкми”, - дип җавап биргән.
Очрашуда шулай ук дини гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны җырларга, биергә өйрәнүдән тыю дөресме, мөселман кешегә прививка ясау хәләлме, малны кем чалса, ите хәләл була, кибетләрдә сатылучы “Хәләл” тамгалы ризыклар чынлап та хәләлме – һәммәсенә дә Коръән аятьләреннән, хәдисләрдән мисаллар китереп, дәлилләп җавап биргән кунак.
Татарстан Президенты Аппаратының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департамент вәкиле, конфессияара мөнәсәбәтләр бүлегенең баш киңәшчесе Илдар Сәлахов та катнашкан. Ул экстремизм һәм терроризм мәсьәләсенә хәзерге глобаль сәясәт җирлегендә аңлатма биреп, мөселманнарга киңәшләрен биргән.
Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъдинең дә экстремизмга карата үз фикерләре бар, дип хәбәр итә журналист Ләйсән Тимерова. Мәхмүд Габдеррәззак Әс-Сәгъди Иранда яшәгәндә мәгънәсез фетнәләр барышында үзе дә зыян күргән. Туганын үтергәннәр. Биш меңнән артык шәкерте булган мәдрәсәсенә дә һөҗүм иткәннәр.
Биш ул, биш кыз үстергән ата буларак та, үз фикерен белдергән ул.
– Үзегезне үзегез тәрбияләгез, гыйлем алыгыз. Кеше, үзенең холкын, тәрбиясен күркәмләтеп, фәрештә югарылыгына күтәрелә ала, киресенчә, инстинктлар буенча гына яшәп хайван түбәнлегенә дә төшә ала, – дигән. – Үзегезне тәрбияләгәч, ныклы гаилә корыгыз, балалар үстереп, улыгызны да, кызыгызны да, тормышта ялган диннәргә, секталарга кереп китмәслек итеп, үзе дөрес фикерли алырлык итеп тәрбияләгез.
http://aktanysh-rt.ru/