
Нәфис фильмны беренчеләрдән булып Дагыстан тамашачылары күрәчәк. Кинокартина Дагыстанның "Россия", "Октябрь", "Миркато", "Москва" кино театрларында 18 ноябрьдән башлана.
Бөтен фильм буена вакыйгалар кызыл җеп булып сузылган “мәхәббәт, ярату” төшенчәсе тирәсендә бара. Ана белән бала мәхәббәте, бабасы Габделмоталлиб белән бала мәхәббәте, Мөхәммәднең агасы Әбү Талиб (әтисе Габдуллаһның бертуганы) белән бәләкәй Мөхәммәд арасындагы җылы мөнәсәбәтләр... Бу яратуның иң югары ноктасы булып Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәт тора. Режиссер фильм буе безне шушы моментка алып бара. Калебләрне чистартучы, күңелләрне нечкәртүче мизгелләр була бу...
Режиссер үзе бу хакта: “Мин бу фильм белән бөтен дөньяга рәхмәт өчен җибәрелгән Пәйгамбәребезнең шәфкатьлелеге аша Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген күрсәтергә омтылдым. Ислам дине кешенең бөеклеген барысыннан да өстен куя. Бу фильм кеше бөеклегенең бөтен матурлыгын һәм гуманлылыгын күрсәтә дә инде”, - дигән иде, “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмының асылын төшендереп. Бу сүзләрдән шул аңлашыла: М.Мәҗиди бәләкәй Мөхәммәд образы аша Ислам диненең чисталыгын безгә җиткерергә омтыла.
Бүген көндә Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген мөмкин кадәр күбрәк кешегә җиткерү зарурлыгы бигрәк зур. Ислам дине артына качып төрле терактлар оештырылганда, ДАИШ кебек афәтләр килеп чыгып торганда бигрәк тә.
Режиссерның “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмын төшерүгә юкка алынмаган, әлбәттә. Фильм идеясе Европада Мөхәммәд пәйгаммбәргә карикатура ясаганнан соң чыккан гаугадан соң туган. Дин кардәшләренең, шушы вакыйгаларга үч итеп, флаглар ягуы һәм демонстрациягә чыгуы М.Мәҗидигә ошамаган, ул мөселманнар моннан өстен дип саный. Шуңа күрә режиссер башка юлны сайлаган - Пәйгамбәрне һәм ислам диненең асылын, бөтен матурлыгын күрсәтергә теләп, фильм төшерергә алынган.
Баштан ук шуны аңларга кирәк: озак еллар дәвамында бик зур акчалар тотып төшерелгән “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы биографик картина түгел. Ул, Мөхәммәд пәйгамбәрнең балачагын тасвирлап, һәр адымын күрсәтеп барган кебек тоелса да, барыбер бу картина нәфис фильм булып кала. Режиссер бәләкәй Мөхәммәднең биографиясен тулысынча ачып бирүне максат итеп тә куймаган булса кирәк. Шунысы мөһим: М.Мәҗиди дин белгечләре, археологлар белән озак елларга сузылган консультацияләр нәтиҗәсендә, Ислам тарихын (сира) белмәгән кешеләр дә аңлап карарлык фильм төшерә алган. Күп вакыйгалар хискә корылган. Шул ук ана һәм бала мәхәббәтен генә алсак та, бу хис һәрбер анага, һәрбер балага таныш. Туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр дә һәм башкасы да...
Әлеге фильм “Оскар” премиясенә “Чит телдәге иң яхшы фильм” номинациясендә тәкъдим ителгән. Әлеге картина сәнгати яктан югары дәрәҗәдә эшләнгән. Әмма аның төп кыйммәте бүгенге көндә җәмгыятебез өчен бик кирәк булган агарту һәм рухи яктан баету юнәлешендә булуы.
“Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы быел Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә конкурстан тыш программада күрсәтелде. Тамашачыга тәкъдим ителгәнче, әлеге фильмны ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр Советы әгъзалары карады.
Римма Гатина.