
“Без Татарстанның башка мөселман илләре мисалында вакыфлар институтын торгызу өчен зур көч куюын күрәбез. Мәсәлән, ул дини белем бирү учреждениеләренә һәм ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтә. Республиканың вакыфлар институтын үстерү юнәлешендә киләчәге зур”, - диде галим. Бу хакта Miradio.ru хәбәр итә.