
Ахырдан “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов танылган режиссер күрмәүчеләр үз куллары белән эшләгән тәлинкәне бүләк итте.
Аның Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) балачагына багышланган “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмы конкурстан тыш программада күрсәтелде. Залларда аншлаг иде.
Бу фильм - дөньяның һәм Иранның әйдәп баручы кинематографистларының 7 еллык хезмәте. “Без Ислам дөньясында бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирмәдек: Пәйгамбәрнең шәхесе турында сөйләүче фильмнар төшермәдек”, - дип белдерде режиссер тамашачылар белән очрашу вакытында.
“Мин бу фильм белән бөтен дөньяга хөрмәтле Пәйгамбәребезнең шәфкатьлелеге аша Ислам диненең тынычлык, мәхәббәт, игелеклелек һәм гуманлылык дине икәнлеген күрсәтергә омтылдым. Ислам дине кешенең абруен барысыннан да өстен куя. Бу фильм кеше абруеның бөтен матурлыгын һәм гуманлылыгын күрсәтә инде”, - диде ул, “Мөхәммәд – Аллаһ илчесе” фильмының асылын төшендереп.
“Мин төп персонажның рухи дөньясын ачарга омтылдым. Дин тотучыларның дини хисләренә кагылмас өчен, Пәйгамбәрнең йөзен бер урында да күрсәтмәдем”, - диде Мәҗид Мәҗиди.
Римма Гатина.