Елның беренче җыелышында дин әһелләре мәчетләрдәге эшчәнлек һәм Диния нәзарәтендә булачак сайлаулар хакында сүз алып барды. Җыелышта Совет районы мөхтәсибәтеннән мөфти вазыйфасына кандидат тәкъдим итү мәсьәләсе дә каралды. Имамнар әлеге җаваплы вазыйфага берничә ел дәвамында шактый нәтиҗәле эш алып барган Камил хәзрәт Сәмигуллины тәкъдим итте һәм ул кандидат буларак бертавыштан хупланды.
Искәртеп үтәбез, Диния нәзарәтенең соңгы пленум утырышында мөфти вазыйфасына кандидатлар тәкъдим итүгә карата пленум әгъзалары тарафыннан тавыш бирү юлы белән таләпләр билгеләнгән иде. Мөфти, мөфтинең беренче урынбасары, Баш казый вазыйфаларына дәгъва кылучылардан гаризалар 13 февральгә кадәр кабул ителә.
Очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин һәр имамга нәзарәт әзерләп чыгарган яңа Коръән бүләк итте һәм "Шура" альманахының яңа санын таратты, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.