
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, семинарда төрле җенестән булган балаларны ничек дөрес итеп кызыксындырырга, улыңны һәм кызыңны нәрсә өчен һәм ничек итеп мактарга, кыз кешегә кайчанрак шәригать кушканча киенеп йөри башларга, балалар Аллаһы Тәгаләне яратсыннар өчен нишләргә кирәк дигән сорауларга җавап табарга мөмкин булачак. Шулай ук атаның малай кешене тәрбияләүдәге роле, әти кешенең кызына йогынтысы турында да фикер алышырга җыеналар.
Римма Гатина.
Шушы тема буенча:
"Әниләрне балалар арасындагы көнчелек хисен ничек киметергә" дигән сорау борчый