
Хезмәтне тәкъдим итү кичәсендә Казан мәчетләре абыстайлары, күренекле җәмәгать эшлеклеләре һәм мәдәният өлкәсе вәкилләре катнашты. Аерым алганда, кунаклар арасында Нәкыя абыстайның авылдашы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакировны, танылган журналистлар Вәсилә Рәхимова һәм Флера Абдуллинаны, ТР Милли музее хезмәткәре Флера Дәминованы, “Гадел” мәчете абыстае Фәния Җәләлиеваны һ.б. күрергә була иде.
Нәкыя абыстайны “Ярдәм” ислам милли хәйрия фонды исеменнән Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов котлады. Ул, вәгазь укып, татар халкында динне саклауның мөһимлеге турында сөйләде, дип хәбәр итә кичәне оештыручылар.