
Аның фикеренчә, министрлык ярдәмендә илдәге хатын-кызларның хокукларын саклауны тәэмин итәргә, шулай ук хатын-кызларга җәмгыятьтә үз урыннарын табарга ярдәм итәргә кирәк. Хәзерге вакытта Берләшкән гарәп әмирлекләрендә гүзәл затларның яртысы дәүләт хезмәтендә эшли.
“Теләсә кайсы җәмгыять үсешендә хатын-кызлар хәлиткеч роль уйный. Нәкъ менә гүзәл затлар алга баруны тәэмин итә. Министрлык моны танырга һәм башкаларга да танырга булышырга тиеш. Шулай ук хатын-кызларга гыйлем-күнекмәләрен җәмгыять һәм кешеләр өчен куллану мөмкинлекләрен арттыру зарур”, - дигән Әл Касыйми. Бу хакта Мирадио.ру хәбәр итә.